«Фән безнең тормышта» тематик сәгать (6+)
27 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен Татарстан Республикасында игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы кысаларында әзерләнгән «Фән безнең тормышта» дигән тематик сәгать узды. Балалар фән төшенчәсе, аның нәрсәгә кирәк булуы, кайда һәм ничек кулланылуы турында белде. «Бөек фәнни ачышлар» презентациясен карап, яшь китап сөючеләр кешелек тормышын үзгәрткән фән һәм кызыклы уйлап табулар дөньясына кереп чумды. Тематик сәгатьтә катнашучылар «Фән турында күп беләсезме?» викторинасы сорауларына җавап бирде. Укучыларда балалар уйлап тапкан, безнең тормышта куланылучы һәм инде гадәти әйбергә әйләнгән ачышлар турында мәгълүмат аеруча зур кызыксыну уятты. |