«Үсәрбез, малайлар, солдатка барырбыз» батыр-шоу (6+)

22 февраль көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Ватанны саклаучылар көненә багышланган батыр-шоуга чакырды.
Очрашу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның атамасында ук Туган илне һәм үз халкыңны саклау вазифасы һәм чакыру салынган булуы турында сөйләде. 
Уен «Диңгез мәчеләре» һәм «Чик буе отряды» дип аталган ике команда арасында ярыш формасында уздырылды, анда малайлар гына түгел, кызлар да катнашты. Балалар үз командаларына капитан һәм шигарь сайлады. Көчләрен, тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен сынап карар өчен аларга төрле бәйгеләрдә катнашырга тәкъдим ителде. 

боибрибипибмб
10ф. Батыр-шоу «Подрастем, ребята, и пойдем в солдаты». Игра «Меткий стрелок» (1)
10ф. Батыр-шоу «Подрастем, ребята, и пойдем в солдаты». Конкурс «Донесение в штаб» (1)
10ф. Батыр-шоу «Подрастем, ребята, и пойдем в солдаты». Поздравление от девочек
10ф. Батыр-шоу «Подрастем, ребята, и пойдем в солдаты». Слово найдено
10ф. Батыр-шоу «Подрастем, ребята, и пойдем в солдаты»

Яшь «солдатлар» «Медицина ярдәме», «Разведчиклар», «Коры паек җый», «Төз атучы» уеннарында осталыкларын күрсәтте, «Штабка җиткерү» бәйгесендә шифрланган хатның серен ачты һәм «Армия белеме» викторинасында хәрби темага табышмаклар чиште.

Чара азагында кызлар сыйныфташ малайларын бәйрәм белән котлап шигырь укыдылар. Бәйрәм батыр-шоуы бик ямьле, җанлы узды һәм бик күп уңай тәэсирләр тудырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: