«Солдатка хат» патриотик акциясе (6+)
17 февральдән 22 февральгә кадәр Ватанны саклаучылар көне алдыннан 15 нче санлы китапханә «Солдатка хат» Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясенә кушылды. Бу акциянең максаты – хәрбиләргә һәркөн үтәгән хәрби бурычлары һәм Туган илне саклаулары өчен хөрмәт сүзләрен җиткерү аша теләктәшлек белдерү. Шулай ук акциядә катнашучылар китапханәгә солдатлар өчен күчтәнәчләр алып килде. Барлык хатлар һәм бүләкләр 45 нче комплексның җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Багрецов Л.А. аша отпусктагы сугышчыларга тапшырылды. Хәрбиләр барлык хатлар һәм посылкаларның үз адресатларына барып җитәчәген вәгъдә итте. Без бергә көчле! |