«Виталий Бианки эзләреннән» хайваннар турында интерактив викторина (6+)

Барлык кешеләр дә табигатьне ярата, әмма тереклек дөньясына аерым бер мөнәсәбәте белән аерылып торучылар да очрый. Шундый тылсымлы сәләткә ия булганнарның берсе  – язучы Виталий Валентинович Бианки. Аның китаплары әйләнә-тирә дөньяның күп кенә серләренә ачкыч табарга ярдәм итә. 

епогнеаго
фото 2
фото 1

Булачак беренче сыйныфлылар Виталий Бианки китаплары буйлап сәяхәт кылды. Китапханәче балаларны язучының биографиясе  һәм  Виталий Бианки хикәяләренең гаҗәеп геройлары – торналар, кырмыскалар, аюлар һәм хайваннар дөньясының башка вәкилләре белән таныштырды. Китап геройлары аларга «Виталий Бианки эзләреннән» дигән интерактив викторина сорауларына җавап табарга ярдәм итте. Чара «Первая охота» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: