«Солдат мәктәбе» уен программасы (6+)
13 нче санлы китапханәдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Сиңа хезмәт итәм, Россия» патриотлык атналыгы дәвам итә. Программада катнашучылар – малайлар, ике командага бүленде һәм бәйге биремнәрендә катнашты. «Хәрби кием» биремендә Россия армиясенең баш киемнәрен – фуражка һәм беретларны киеп карадылар, «Сафка әзерлек»тә исә буй озынлыгы буенча тизлеккә тезелеп бастылар. «Солдат викторина»сында катнашучылар армиядә хезмәт итү буенча төрле сорауларга җавап бирде: мәсәлән, «Гаскәрләрнең урнашкан урыны?», «Сугышлар барышы турында мәгълүматлар» һ.б. Уенчыларга төз атуда, тапкырлыкта көч сынашу өчен сораулар бирелде, мәсәлән, агач һәм мылтык арасында нинди уртаклык бар? Кызлар өчен дә бирем әзерләнде: шифрланган язуда Ватанны саклаучыга хас сыйфатларны табарга. Барысы да булдырды! |