«Муса Җәлил – сүнмәс йолдыз» әдәби сәгате (6+)

16 февральдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бөек татар каһарман-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби сәгать уздырылды. 
Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды. Яшь китап сөючеләр шагыйрьнең тормышы турында белгәннәрен күрсәтте, сорауларга актив җавап бирде, рәсемнәр буенча аның әсәрләрен таныды, авторның шигырьләрен башкарды. 

дадшадша
1708090594632 (1)
1708090697879
1708091088133

Балалар өчен кычкырып укулар үткәрелде – алар шагыйрьнең «Куян» шигырен тыңлады һәм фикер алышты. Шулай ук нәни кунаклар өчен шагыйрьнең кызыклы маҗаралары турында Рафаэль Мостафинның «Кечкенә Муса турында хикәяләр» китабыннан өзекләр укылды.   

Шуннан соң алар зур теләк белән каһарман-шагыйрьнең балалар китаплары белән «аралашты» – иллюстрацияләр карады, таныш сюжетларны искә төшерде.
Чара азагында «Кызыл ромашка» мультфильмын карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: