«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» бөтенроссия акциясе (6+)
6 февральдән 9 февральгә кадәр Үзәк балалар модель китапханәсе ел саен уздырылучы «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» дигән бөтенроссия акциясендә катнашты. Чара бер тында узды һәм күп файдалы мәгълүмат белән таныштырды. Балаларның һәрберсе үзе өчен гадел булырга, үз Ватаныңны, гаиләңне, туган йортыңны яратырга кирәк, мохтаҗларга ярдәм итәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм дуслыкның кадерен белергә кирәк дигән нәтиҗәләр ясады. «Шул сугыш геройлары» дигән китаплар күргәзмәсе һәм «Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер» мультимедиалы презентациясе чарага тагын да ямь өстәде. |