«Китаплар дөньясында маҗаралы укулар» театральләштерелгән экскурсияләр (6+)
Үзәк китапханәдә февраль иртәсе гадәти булмаганча башланды. Нәни кунакларны бу көнне әкият геройлары һәм китапханәдә эшләүче апалары каршы алды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны якты йөз белән каршы алды һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга чакырды. Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге китапханәчесе яшь китап сөючеләргә китапханәнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады. |