«Сәламәт тормыш рәвеше – уңышка илтүче» сәламәтлек сәгате (12+)

8 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Сәламәт тормыш рәвеше – уңышка илтүче» дигән сәламәтлек сәгате узды.
Чарада балалар сәламәт тормыш рәвешенең организмны яшәртү һәм сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән тормыш стиле, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, дөрес ял, файдалы эш һәм физик активлык булган көн режимы булдыру икәнлеген белде. Сәламәт тормыш рәвеше  күп кенә планнар һәм идеяләрне тормышка ашыру мөмкинлеге тудыра. 

афиша
IMG-20240207-WA0011
IMG-20240207-WA0004

Китапханәче дөрес туклануның, даими физик күнегүләрнең, зарарлы гадәтләрдән баш тартуның һәм хисләр белән идарә итә белүнең безнең сәламәтлек өчен мөһимлеге турында сөйләде. Укучылар һәр кеше тормышы өчен сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте һәм сәламәтлекнең кыйммәте турында файдалы киңәшләрне тыңлады, презентация ярдәмендә спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеге турында файдалы мәгълүмат белән танышты. Балалар сәламәт тормыш рәвеше формуласын китереп чыгарды, мәкальләрне җыйды, викторина сорауларына җавап бирде, һәм шулай ук «Китаплар сәламәтлек сагында» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: