«Кызыл, сары, зәңгәрсу – үзең теләгәнне сайла» рәсем буяу көне (0+)

3 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсе «Кызыл, сары, зәңгәрсу – үзең теләгәнне сайла» исеме астында рәсем буяу көне уздырды.
Чарага килгән кечкенә һәм өлкән укучыларыбыз «Күңелле карандашлар дөньясында» дигән танып белү-уен программасында, «Югалган буяулар» квест-уенында, «Компьютер карандашларны алыштыра» дигән рәсем буяу уенында катнашты. 

авыф
IMG-20240203-WA0007
IMG-20240203-WA0008
IMG-20240203-WA0009
IMG20240203101528
IMG20240203103138
IMG20240203104310
IMG20240203113001
IMG20240203113259
IMG20240203142730
IMG20240203144845
IMG20240203152517
IMG20240203153044
IMG20240203163005

Балалар кәгазь битендә ясалган, китаплардагы, квест-уен карточкаларындагы, компьютер экраннарындагы, интерактив тактадагы рәсемнәрдән хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрне таныды һәм аларны нинди төсләрдә күрергә теләүләрен әйтте. Алар төсле карандашларның килеп чыгу тарихын һәм буяу өчен махсус ясалган беренче китапларның кайчан барлыкка килүе турында белде. 

Теләге булганнар буяу эше белән шөгыльләнә алды, шуның белән үзләренең фантазияләрен һәм күзаллау сәләтен күрсәтте. Алар бик зур кызыксыну белән төсле карандашлар ярдәмендә кәгазьдәге рәсемнәрне, компьютер программасындагы, сенсорлы тактадагы һәм интерактив тактадагы рәсемнәрне буяды. Нәниләр робот Робин экранындагы төсле рәсемле пазлларны җыйды. 
Кемдер бер чара белән генә мавыкса, ә икенче берәүләре бар чараларда да катнашырга ашыкты. 
Рәсемнәр буяу көне күңелле һәм онытылмаслык булды!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: