«Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт» туган якны өйрәнү сәгате (6+)

26 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә «Россия шәһәрләре: серләр, маршрутлар, тарих» программасы кысаларында балалар өчен «Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр Республикабызның күпмилләтле башкаласының тарихы белән танышты һәм  Россиянең өченче башкаласы дип саналучы каланың үткәненә, хәзергесенә һәм киләчәгенә экскурсия кылды. Күрсәтмә материаллар яшь китап сөючеләргә «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы, «Казан» гаилә үзәген күреп сокланырга, китапханәченең Сөембикә манарасы турындагы легенданы сөйләвен тыңларга мөмкинлек тудырды. 

ВЕРОЕРО
IMG_7144
IMG_7142
IMG_7137
IMG_7131
IMG_7126

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: