«Виват Виктория!» иҗади кичәсе (6+)
20 гыйнвар көнне шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә зур уңыш белән Виктория Ляховецкаяның иҗат кичәсе узды. Аны дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, шәкертләре, зур рәхмәтләрен белдереп, юбилее белән тәбрикләде! Картиналар кочагында көй-моң, чәчәкләр, җылы сүзләр яңгырады бу көнне. Кече картиналар галереясында ул 50дән артык эшен тәкъдим итте. Бу акрил һәм акварель белән башкарылган рәсемнәр дә, чигү һәм сәйлән тезеп ясалган кул эшләнмәләре дә. Аның бар эшләре дә аерым бер пөхтәлек һәм тырышлык белән тудырылган. |