«Бәхетле китап» Яңа ел алды лотереясы (6+)
29
Декабрь 2023
Җомга
22 декабрьдән алып 29 декабрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, «Бәхетле китап» дигән яңа ел алды лотереясы уздырылды. Укучыларыбыз өчен китап лотереясы уздыру китапханәдә күптән гадәткә керде. Яңа ел алдыннан анда теләге булган һәркем катнаша алды. Китапханә чыршысы «бәхетле» китап номеры күрсәтелгән кар бөртекләре белән бизәлгән иде. Һәр укучыга кызыклы һәм мавыктыргыч китап укырга мөмкинлек туды. Яңа ел алды лотереясы балаларга уңай тәэсирләр һәм яхшы кышкы кәеф бүләк итте. |