Китапханәдә Чаллы язучысы Данис Хәйруллин белән очрашу (+6)

«ТНВ» каналының «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүче иҗат коллективы, тапшыруның редакторы, режиссеры һәм алып баручысы  китапханәдә булып китте. Аларның бирегә  килүнең максаты: Чаллы язучысы Данис Хәйруллин иҗаты турында тапшыру әзерләү.

Встреча
Әдәби Чаллы5
1 Әдәби Чаллы
Әдәби Чаллы3

Китапханәчеләр кыскача язучының биографиясе белән таныштырдылар, шагыйрьнең иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе оештырылды.  Язучының иҗатын якын итеп килгән шәһәребез язучылары шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, китап укучылар шигырьләрен укыдылар. Данис Хәйруллин иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләде, үз тормышыннан кызыклы фактлар китерде,  яңа чыккан «Сагыну» исемле китабы белән таныштырды.

Тапшыру эфирга  июль аенда  чыгачак дип планлаштырыла.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: