Туры эфирда шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу (16+)
27 апрель көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәре төркемендә Чаллы төбәге шагыйрәсе, ТР язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән туры эфирда очрашу узачак. Очрашу барышында тамашачылар шагыйрәнең күпкырлы иҗаты белән танышачак. Рәзинә Сәетгәрәева – биш китап, 50ләп җыр тексты авторы, ике музыкаль диск чыгарган. Аның җырлары эстраданың Венера Ганиева, Әлфинә Әзһәмова, Индива, Илнар Сәйфиев, Илсия Бәдретдинова һ.б. күп кенә талантлы артистлары репертуарына кертелгән. Композитор Зөлфия Жиһан башкаруында авторның җырлары яңгыраячак.
|