«Прометей» клубында очрашу (18+)
10
Апрель 2023
Дүшәмбе
8 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең «Прометей» клубында чираттагы очрашу оештырылды. Клуб кунаклары Сергей Гладышевның «Борьба бульдогов под ковром. Секреты влияния на людей» китабы буенча әңгәмә корды. Әлеге китап авторы, белгеч-психолог, чынлыкта, һөҗүм итәр өчен дә, үзеңне яклау өчен дә теләсә кайсы хәлдә кулланырга мөмкин булган психологик көрәш ысуллары энциклопедиясе булдырган. Китап артык көч, вакыт һәм чаралар кулланмыйча җиңәргә, үз максатларыңа ирешергә һәм тормышны тагын да яхшырак итәргә өйрәтә. |