«Максим Горький чоры һәм геройлары»: әдәби сәгать (12+)
6 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге реабилитантлары өчен «Максим Горький чоры һәм геройлары» дигән әдәби сәгать уздырды. Катнашучылар М. Горькийның тәүге хикәяләреннән алып җитлеккән чор публицистикасына кадәр иҗат юлы үсешен күзәтте. Алып баручы М. Горькийның барлык геройлары үзләрендә катлаулы әхлак мәсьәләләрен тәшкил итүен билгеләп үтте һәм шунлыктан аларның образларын «На дне», «Старуха Изергиль», «Макар Чудра» кебек әсәрләре мисалында карарга тәкъдим итте. Алар анда төп геройларның кылган гамәлләре һәм язучы әсәрләренең мәгънәсе турында фикер алыша, уйлана алды. |