«Ветеран» клубында Яңа ел очрашуы (18+)
13
Гыйнвар 2023
Җомга
Россиялеләр Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итә! Шәһәр үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы да 2023 елны Иске Яңа елга багышланган бәйрәмнән башлады. Клуб әгъзалары янына кунакка Кыш Бабай һәм Кар Кызы килде, Наталья Будина, Любовь Тимофеева, Валентина Харитонова һәм Нина Древаль үзләренең җырлары белән яңа ел кәефе тудырды. Гаҗәеп бәйрәмнең тарихын искә төшерделәр, яңа ел табышмакларын чиштеләр. Әлбәттә, биюләрсез нинди Яңа ел бәйрәме булсын? Бәйрәм чарасы дәртле биюләр-җырлар белән узды.
|