Китапханәче һөнәре – мәңгелек

Шәһәребез китапханәләрендә ел саен 27 май көнне Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Ачык ишекләр көне оештырыла һәм ул бик күп чаралар һәм очрашулар белән үрелеп бара. 

Без сезне үзенчәлекле һәм күңелле бәйрәм чарасына чакырабыз! Яңа идеяләр туплау, илһам алу һәм якты матур истәлекләр калдыру өчен әдәбият битләре буйлап безнең белән сәяхәткә кушылыгыз. 


Шәһәр үзәк китапханәсе кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләде. 
Нәни китап сөюче дусларыбызны театральләштерелгән экскурсияләр вакытында мавыктыргыч маҗаралар, әдәби геройлар белән очрашулар һәм тылсым дөньясы көтә.  
«Кыю хәзинә эзләүчеләр» китапханә кешингы сезне Мәче Базилио һәм Төлке Алиса белән бергә, табышмаклар һәм ребуслар чишә-чишә, яшерен хәзинәне эзләргә җибәрәчәк.
«Кызыклы әдәбият» интеллектуаль викторинасында ярышу әдәбият турында үз белемнәреңне тикшереп карарга һәм яңа мәгълүмат алырга, тапкырлык һәм зирәклегегезне күрсәтергә ярдәм итәчәк. 
«Хыялымдагы китапханә!» дип аталган тематик кичә киләчәкнең идеаль китапханәсен булдырырга, яшь буын вәкилләре ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен нинди хезмәтләр күрсәтергә һәм мөмкинлекләр тудырылырга тиешлеген күзалларга мөмкинлек бирәчәк.
«Обо всем понемногу» китабын тәкъдим итү вакытында Любовь Даутованың юмористик әсәрләре белән танышырсыз, аның сүзләренә язылган җырларны ишетерсез, шаян шигъри миниатюралар тыңлап рәхәтләнеп ял итәрсез.  
Кече картиналар галереясында талантлы рәссам Мира Альтуровичның беренче шәхси күргәзмәсен күрергә, шулай ук шәһәребезнең рәссамнары, музыкантлары һәм шагыйрьләре белән аралашу мөмкин булачак. 
Әдәбият тарихы музеена килүчеләр шәһәрнең гаҗәеп әдәбият һәм сәнгать дөньясына кереп чумачак, күренекле әдәбиятчыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша, Чаллы язучыларының шәхси әйберләрен, кулъязмаларын, фотосурәтләрен һәм башка кадерләп саклана торган экспонатларны күрә алачак. 
«Елмаегыз! Сез китапханәдә!» интерактив видеозонасында китапханәгә килүче һәр кеше селфи ясый, шулай ук китап киштәләре янында әдәби геройлар киемендә кызык видеолар да төшерә алачак.  
Дуслар, китаплар һәм әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәтебезнең бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Чараларыбыз сезгә илһам, яңа белемнәр һәм онытылмас хис-кичерешләр бүләк итәчәк. 
Сезне бик күп сюрпризлар һәм куанычлы мизгелләр көтә!
Керү ирекле.

Мероприятия ко Дню открытых дверей в Модельной центральной детской библиотеки