Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең Күрерсең тормышың нинди: җитешме? Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, – Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; Тигез күрә бөтен җанны театр: Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул; Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, Ул – алма, мөддәте тулганда пешкәч, Габдулла Тукай «Театр» Президент Владимир Путин Указы нигезендә, Россия Федерациясендә 2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Аның төп бурычлары илебезнең иң яхшы театр традицияләрен һәм казанышларын саклап калу һәм популярлаштыру; төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү, театр эшен оештыруны үстерү һәм театр белеменә караган мәсьәләләргә игътибарны юнәлтү белән бәйле. Театр елына багышланган чаралар бөтен Россияне биләп алачак. Ел кысаларында зур күләмле халыкара һәм россиякүләм чаралар планлаштырылган. 2019 елның мартыннан ноябренә кадәр Гомумроссия театр марафоны узачак. Ул Владивостокта башланып, илебезне колачлап алачак һәм Калининградта тәмамланачак. Июнь аеннан ноябрьгә чаклы Санкт-Петербург шәһәрендә Театр олимпиадасы узачак. 2019 елда 25 нче «Алтын битлек» фестивале, Чехов исемендәге XIV Халыкара театр фестивале, Когалым шәһәрендә Кече театр сәхнәсен ачу, «Зур гастрольләр» программасы кысаларында гастроль проектлары, губерна театрларының Җәйге фестивале, Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале, Россиянең һәвәскәр театрлары фестиваль-бәйгесе кебек чаралар уздыру планлаштырыла. Шулай ук программада – Россия Театр әһелләре берлеге чаралары, «Россиянең Театр энциклопедиясе»н нәшер итү, тематик форумнар, очрашулар, мастер-класслар, әйдәп баручы актерлар, режиссерлар һәм театр белгечләре белән семинарлар; уникаль театр профессияләрен саклап калу мәсьәләләренә һәм башка актуаль темаларга багышланган түгәрәк өстәлләр; заманча драматургия һәм яшь режиссурага таяныч булу максатыннан уздырылучы бәйгеләр. Россиядә Театр елы программасын уздыруны оештыру комитетын РФ Хөкүмәте Рәисе Ольга Голодец җитәкли. Оештыру комитеты составына федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, «РФ Театр әһелләре берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Россиянең зур театрлары җитәкчеләре кергән. 13 декабрь – барлык регионнарда бердәм рәвештә Театр елын ачу көне. Театр елы чараларын оештыручылар һәм катнашучылар өчен мәгълүматлар Театр елының рәсми сайтында басыла – годтеатра2019.рф.
ЧАЛЛЫ ШӘҺӘРЕНДӘ ТЕАТРЛАР
МАСТЕРОВЫЕТАТАР ДРАМА ТЕАТРЫКУРЧАК ТЕАТРЫPARADOX АВТОР ТЕАТРЫКЛЮЧ ЯШЬЛӘР ТЕАТРЫLIBERTA ТЕАТР-СТУДИЯСЕОНЛАЙН-ТЕСТ: ТЕАТР ТУРЫНДА НИЛӘР БЕЛӘСЕҢ? ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕР!
ТЕАТР ЕЛЫ КЫСАЛАРЫНДА ҮТКӘРЕЛҮЧЕ ЧАРАЛАР |