Тукай муниципаль районы

1

Район үзәге: Яр Чаллы
Биләмәләре: 172949 га
Районның халкы: 38953 кеше

РСФСРның  Югары Советы Указы нигезендә 1976 елның 20 апрелендә Чаллы берәмлеге Тукай берәмлеге дип үзгәртелә. Административ үзәге – Яр Чаллы шәһәре. Муниципаль берәмлеккә 23 авыл җирлеге, 88 торак пункт керә.
Тукай муниципаль берәмлеге Кама аръягының Көнчыгышында Түбән Кама буенда урнашкан. Туфрагы селтеле, көлсу-кара, коңгырт-соры черемәле җир. Тукай муниципаль берәмлеге территориясенең 4636,8 мең гектарын терлекчелек һәм игенчелек җирләре алып тора. Торак пунктлар 403,9 мең гектар, сәнәгать, юл, энергетика, элемтә, оборона өчен 86,1 мең гектар, урман фонды 1219,3 мең гектар, су фонды 402 мең гектар  җирләрне били.
Тукай муниципаль берәмлегендә 25 мәктәпкәчә, 17 урта һәм 5 төп белем бирү мәктәбе, 1 мәктәптән тыш белем бирү оешмасы,1 башлангыч мәктәп, балалар бакчасы,1 коррекция мәктәбе эшли.
Районда 21 мәдәният йорты, 17 авыл клубы, бер балалар иҗат мәктәбе – ул 11  мәктәптә  үзенең эшчәнлеген алып бара, 31 авыл китапханәсе, 1 бибколлектор, 1 Үзәк  эшли. Шулай ук 20 театр  төркеме, 18 фольклор һәм 17  бию төркеме эшли, шуларның 13е «Халык ансамбле» исемен йөртә.
Районда барлыгы 55 мәчет эшли, ә рус авылларында үзләренең архитектура бөтенлеген саклап калган 7 чиркәү, 3 приход бар. 2 чиркәү төзелә башлады.

 

Районның гербы

флаг«Кызылсу алтын җирлектәге тар аксыл зәңгәр өслектә очына  җилфердәүче  көмеш тасмалар беркетелгән алтын таякны алгы уң аягына тоткан арыслан». Гербтагы шартлы билгеләр Татарстанның социаль-икътисади үсешендә әһәмиятле урын тотуын күрсәтә. Монда республиканың иң әһәмиятле сәнәгый өлкәләре чагылыш тапкан. Тукай районы – су юлы һәм башка төрле магистральләр кисешкән урын, зур авыл хуҗалыгы үзәге.
Гербның төп фигурасы – алтын Арыслан – җәнлекләр патшасы, ул көчне һәм куәтне, ышанычны һәм батырлыкны гәүдәләндерә. Таякка беркетелгән җиде көмеш тасма күпмилләтле халыкның дуслыгын чагылдыра.
Гербның аксыл зәңгәр чите Тукай районының Кама елгасы буенда урнашуын белдерә.
Гербтагы алтын төсе – байлык һәм тотрыклылык, хөрмәт һәм акыллылык билгесе. Көмеш төсе – пакьлек һәм камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу билгесе. Кызылсу алтын төс – батырлык һәм көч, хезмәт һәм матурлык билгесе. Аксыл зәңгәр төс – намуслылык, эчкерсезлек һәм югары максатлар билгесе.
Авторлык төркеме: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Сәләхов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Роберт Маланичев (Мәскәү), Фәйрүзә Сәләхова (Тукай районы).

Тукай районы халык депутатлары советының 2005 елның 11 ноябреннән 2/6 нчы санлы карары нигезендә кабул ителде. Россия Федерациясенең 2039 нчы санлы Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) кертелде. Татарстан Республикасының 36 нчы санлы Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) кертелде.

Район байрагы

флаг«Тукай муниципаль районы байрагы район гербында чагылыш тапкан ике өлештән тора. Югары өлешендә 2:3 нисбәтендәге кызыл төстә алгы уң аягына алтын очлыгына җилфердәүче ак тасмалар беркетелгән алтын таяк тотып баручы арыслан сурәтләнгән, ә аскы өлешендә 2/15 киңлегендә зәңгәр тасма сузылган».
Байрак район гербына нигезләнеп эшләнгән. Ул символлар һәм аллегорияләр теле ярдәмендә төбәкнең социаль-икътисадый яктан Татарстанда әһәмиятле урын алып торуына  ишарә итә. Монда республика сәнәгатенең мөһим тармаклары тупланган. Район – су һәм башка транспорт магистральләре, эре авыл хуҗалыгы үзәге кисешкән урын. 
Гербтагы төп фигура – алтын Арыслан – җәнлекләр патшасы, көч һәм куәт, ышаныч һәм батырлыкны гәүдәләндерә. Агач һәм җиде көмеш төстәге сөлге – районның традицион Сабантуй бәйрәме белән берләшкән күпмилләтле халкының дуслык символы. Гербның зәңгәрсу өлеше Тукай районының Чулман елгасы буенда урнашуы турында сөйли. 
Геральдикадагы алтын – байлык, тотрыклык, ихтирам һәм акыл символы. Көмеш – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс – батырлык, көч, хезмәт, матурлык символы. Зәңгәрсу, зәңгәр төс – намус, рухилык, югары омтылышлар символы. 
Авторлар төркеме: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Роберт Маланичев (Мәскәү), Фәйрүзә Сәлахова (Тукай районы) катнашында. 

Тукай районы халык депутатлары район советының 2005 елның 11 ноябреннән 2/6 нчы санлы карары белән расланган. Россия Федерациясенең 2040 нчы санлы Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) кертелгән. Татарстан Республикасының 37 нче санлы Дәүләт геральдика реестрына (исемлегенә) кертелгән. 

Чыганак: http://tukay.tatarstan.ru/rus/simvolika-rayona.htm