КАМАЗ чоры

ТАРИХ

«КАМАЗ» 1969 елда Кама зур йөк машиналары җитештерүче заводлар комплексы буларак оеша («КамАЗ» җитештерү берләшмәсе).

Тәүге автомобиль 1976 елның 16 февралендә төп җыю конвейерыннан төшә. Шул вакыттан бирле 2,25 миллионнан артык автомобиль һәм 2,85 миллионлап двигатель ясап чыгарыла. Россия һәм БДБ илләрендәге 14-40 тонналы һәр өченче йөк машинасы – КАМАЗ. Әлеге йөк машинасы дөньяның 80 нән артык илендә эксплуатацияләнә.

ПРЕДПРИЯТИЕНЕҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ

1969 елда КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Шурасының зур йөк машиналары җитештерү буенча заводлар комплексы төзү турында Карары кабул ителә. Аны урнаштыруның 70 варианты карала. Чулман елгасы буендагы ул чорларда әле кечкенә генә Яр Чаллы шәһәрчеге сайлап алына. Башкалар арасында аның өстенлекләре ачыктан-ачык күренеп тора. Географик яктан Яр Чаллы элеккеге СССРның иң үзәгендә урнашкан. Суднолар йөрешле Чулман һәм Идел елгалары, шулай ук тимер юлның якынлыгы төзелеш материаллары, чимал, җиһазлар, комплектлаучылар белән тәэмин итү, ә киләчәктә йөк машиналарын кулланучыларга җибәрү белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итә. Төбәктә «КамГЭСэнергострой» эре төзелеш оешмасы булу завод корпусларын һәм булачак камазлылар өчен торак төзелешен төгәлләргә мөмкинлек бирә.

Чаллыдагы төзелешкә 70тән артык милләт вәкиле булган эшчеләр һәм белгечләр җыела. «КАМАЗ» өчен төзелеш материаллары һәм җиһазларны барлык министрлыклар һәм ведомстволар, барлыгы 2 меңнән артык предприятие эшли. Төзелеш мәйданында 100 меңнән артык кеше хезмәт куя. Булачак автозавод ул чор өчен үтә заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Аны җиһазландыруда 700дән артык чит ил фирмалары, шул исәптән бөтен дөньяга танылган Американың Свинделл-Дреслер», «Холкрофт», «Сикаст», «Ингерсолл Рэнд», Германиянең «Буш», «Хюллер», «Либхер», Италиянең «Морандо», «Эксцелла», «Фата», французларның «Рено», шведларның «Сандвик», японнарның «Камацу» һәм «Хитачи» корпорацияләре катнаша.

1969 елның 13 декабрендә Кама автозаводы төзелешендә тәүге чүмеч җир казып алына, предприятие елына 150 мең йөк автомобиле һәм 250 мең двигатель җитештерүгә исәпләнә. Чулман ярындагы заводлар комплексы 57 квадрат чакрымлы гаять киң территориядә җәелдерелә. Автозавод төзелеше белән беррәттән, ифрат зур коммуналь проблемалар хәл ителә. Йөзләрчә мең кешене «КАМАЗ» уңайлы торак, заманча уку йортлары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, күп санлы мәдәният, спорт, ял һәм күңел ачу объектлары белән тәэмин итә. «КАМАЗ»га бәйле рәвештә Чулман буенда зур сәнәгый һәм фәнни үзәк, шулай ук шәһәр яны авыл хуҗалыгы зонасы инфраструктурасы барлыкка килә.

һәр елны шәһәр халкының саны 30-40 меңгә арта бара. «КАМАЗ» төзелеше башланганчы Яр Чаллыда 27 мең кеше яшәгән булса, хәзер анда яшәүчеләр саны ярты миллионнан артык.

Чыганак https://kamaz.ru/

КАМАЗның башлангыч чоры: фотоальбом

5132214_original
D3d2tLIWsAAjXzi
5160386_original
0_1ac848_824b5a1a_XXL
42ee59es-1920
1-29
3-05
7[1] (1)
019
038 Image-19
h_d4d6dc349ae79021bfae3f726cc45f5d_b
050 Камаз 1972 Автосборочный
58c77c4226a4581ff296d1b460b88139
067 зав ст тэц 378-7
77c333as-960
000223
314a1b0e
13212
18131-kamaz-nachnet-proizvodstvo-novyh-modeley-tyazhelyh-gruzovikov
271962_original
288111_original
869809_original
950699_original
1102375_900
1433129
1297933497
1523364482_kamaz
2707509002
37051516825204_dsc_8501
65985920150624_1909854_original
B33XgIpCcAA2gzv
cms-image-000004051
D3d8J9eWsAEl8sI
da352bc2d1d56cebd4050adc30760d34
doc01322820140730123425
DqqfOeVXcAAOE9L
dsc_0016_2_copy
dsc09707
DSL8pZ6VoAA7IKP
e5b8081f686abdd35a1191d9bf6f4062
ARCHIVES. KAMAZ #1
img_5b2b856c2c68c_5959da5467f003c13f45d66458732583
img_5c6f8f74040ca__pUvegO7v5Y
img_5c8a0e5220823_preview_preview_4
img_5d429afc9e3bd_1974__3_
kamaz
kamaz_019_1
KAMAZ-33
kamaz-bday2
KamAZ-ispolnyaet-zakaz-dlya-Folksvagen-Grup-Rus-
maxresdefault
MG_7563
o6q5sywjdihbnbxz_1024

Библиографик күрсәткечләр

Они подарили нам город : рекомендательный библиографический указатель/ сост. Р.Д. Салихова; МБУ «Централизованная библиотечная система»;  национально-краеведческий отдел. –  Набережные Челны, 2014. – 24 с.

100 книг о Набережных Челнах : рекомендательный библиографический указатель/ сост. Н.И. Карпова, Салихова Р.Д.; ред. В.А. Бадретдинова; МУ «Централизованная библиотечная система»; справочно-информационный отдел. – Набережные Челны, 2008. – 19 с.

«КАМАЗ» гамәви акционерлык җәмгыятенең рәсми сайты 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.