Электрон каталог

2010 елдан «Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогы» мәгълүмат системасы проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – Татарстан, Россия һәм чит ил гражданнарына һәм китапханә хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы китапханәләренең җыелма электрон каталогына керү мөмкинлеген тәэмин итүче мәгълүмат системасын төзү. Кыска гына вакыт эчендә барлык кирәкле мәгълүматны китапханәләр фондларыннан теләсә кайсы файдаланучыга табарга мөмкинлек бирүче, Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталы Республика китапханәләре ресурсларына бердәм керү ноктасы булып тора.

Порталның төп хезмәтләре:

  • – Татарстан Республикасының республика һәм муниципаль китапханәләренең җыелма Электрон каталогыннан документ эзләү;
  • – сайлап алынган китапханәдә документка заказ бирү;
  • – тулы текстлы Электрон коллекцияләргә керү;
  • – Китапханәчедән сора белешмә хезмәте;
  • – китапханәара абонемент хезмәте;
  • – Татарстан Республикасының җыелма электрон каталогын төзүдә катнашучы һәрбер китапханә турында мәгълүмат;
  • – «РУСЛАН» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын үзләштерү процессларына җәлеп ителгән китапханә хезмәткәрләре өчен мәгълүмат.
  •  
  •  
  • Электрон каталогка күчәргә

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.