«Заманча китапханәдә белешмә-библиографик һәм мәгълүмат эшчәнлеге: тәҗрибә һәм перспективалар» семинар (18+)

18 мартта шәһәр Үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге тарафыннан китапханә хезмәткәрләре өчен «Заманча китапханәдә белешмә-библиографик һәм мәгълүмат эшчәнлеге: тәҗрибә һәм перспективалар» дип аталган семинар үткәрелде.

IMG_7709
IMG_7706
IMG_7704
IMG_7703
IMG_7700
IMG_7698
IMG_7697

«ҮКС» МБУнең белешмә-мәгълүмат һәм библиографик эшчәнлеге турында мәгълүмати-аналитик күзәтү ясау барышында 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм белешмә-библиографик аппаратны, белешмә-библиографик һәм китапханә-мәгълүмат хезмәт күрсәтүен оештыру һәм камилләштерү, библиографик кулланма әсбаплар төзү, кулланучыларның мәгълүмат культурасын арттыру һәм библиографик-китапханә грамоталылыгын булдыру кебек китапханә эшчәнлегенең төп юнәлешләренә басым ясалды.

Белгечләрнең чыгышлары яңа ГОСТ Р7.0.100-2018 стандартларына ярашлы библиографик тасвирламаның теоретик аспектларына, белешмә-библиографик хезмәт күрсәтү һәм библиографик кулланмалар төзүгә багышланды. Шулай ук семинарда хезмәттәшләр «Автокала рәссамнары» электрон күрсәткечен һәм туган якны өйрәнү биобиблиографик кулланмалар әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чара семинар темасы буенча һөнәри әдәбияттан торган «Библиографик калейдоскоп» һәм «ҮКС» МБУнең библиографик кулланмалары» дигән күргәзмәләр белән үрелеп барды.

Әлеге очрашуга йомгак ясап, катнашучылар бу тематиканың актуальлеген һәм кызыклы, күптөрле мәгълүматка бай булуын, тәкъдим ителгән докладларның һәм консультацияләрнең алга таба һөнәри эшчәнлектә куллану өчен гамәли яктан әһәмиятен билгеләп узды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: