ЯШҮСМЕРЛӘР СЕКТОРЫ

img_20161130_100413
img_20161130_100426
11
10
12

Яшүсмерләр секторы яшьләрне һәм яшүсмерләрне китапханәнең мәгълүмати һәм сервис хезмәтләреннән файдаланырга чакыра.

Бездә 30 меңнән артык берәмлек саклана: бу – яхшылык һәм мәхәббәткә, тугрылык һәм дуслыкка төп урын бирелгән чит ил һәм ватандаш язучыларның роман һәм хикәяләре. Сектор фондында рус классиклары һәм 21 нче гасыр замандаш язучыларыбызның әсәрләрен табарга мөмкин. Зур нәфис әдәбият фондыннан кала, төрле өлкәләргә караган әдәбият та – фәнни-популяр, уку әсбаплары, белешмәлекләр дә тәкъдим ителә монда.

Китапханәнең яшүсмерләр секторына Чаллыда яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк булган бар кеше дә языла ала: шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, студентлар һәм 21 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр.

Язылу өчен үзең белән паспорт булу мөһим.

Шәһәрнең уку йортлары, Комсомол районы Башкарма комитетының мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлекләре белән хезмәттәшлек итү – сектор эшенең төп бурычы.

Барлык чаралар да яшьләрнең социаль яктан аякка басуы һәм сәнгати үсешенә булышлык итү, иҗтимагый яктан файдалы булган башлангычларны тормышка ашыру һәм шәһәрнең социаль һәм спорт тормышында катнашу, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатларында уздырыла.

Сектор хезмәткәрләре «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» акциясе кысаларында шәһәркүләм чаралар оештырган һәм үткәргән өчен шәһәр хакимияте рәхмәтенә лаек булды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: