Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге

Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының барлык китапханәләр фонды белән идарә итә.
Бүлек китапханә фондын формалаштыру, аның бүленеше, хисап һәм саклау сәясәтен билгели.
Китапханәләр системасының ни дәрәҗәдә тулы һәм тиз арада укучылар ихтыяҗын канәгатьләндерә алуы, фондның ни дәрәҗәдә шәһәрнең социаль-икътисади үсешендәге заманча тенденцияләргә туры килүе әлеге бүлекнең эшенә бәйле.
Бүлекнең төп бурычлары:
– укучыларның мәгълүматка булган ихтыяҗларын исәпкә алып, бердәм «ҮКС» китапханәләр фондын формалаштыру;
– китапханә фондына каталоглар һәм картотекалар системасы, шул исәптән электрон каталог рәвешендә белешмә-эзләү аппараты формалаштыру;
– Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханә фондын оештыру һәм замана таләпләренә туры китереп аның сакланышын тәэмин итү.

Әдәбиятны туплау бүлеге әдәбиятны үзәкләштерелгән сатып алу һәм газета-журналларга язылу эшен башкара, шулай ук китапханәләр системасының структур тармакларына аларны бүлеп бирү, хисап эшен алып бара һәм басмаларны техник яктан эшкәртә.
Әдәбият бүлекләр, филиаллар эшчәнлегенең юнәлеше, аларның бурыч һәм максатларына ярашлы бүленә.
Әдәбият сатып алу һәм вакытлы матбугатка язылу дәүләт сатып алулары системасы аша башкарыла. Бүлек китап продукциясен һәм вакытлы матбугат кайтарту буенча Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Муниципаль  заказлар бүлеге тарафыннан уздырылучы конкурслар өчен тулы документлар пакеты әзерли.
Бүлек шәһәрнең китап кибетләре, Россия һәм Татарстан нәшриятлары, ТР Милли китапханәсе, «Пегас» китап сату фирмасы белән хезмәттәшлек итә.
Китапханә фондына белешмә-эзләү аппараты формалаштыру өчен бүлек басмаларга аналитик эшкәртү ясый, даими рәвештә алфавит тәртибендәге һәм системалы традицион каталогларны тулыландырып тора һәм төзәтмәләр кертә.
1993 елда бүлек белгечләре тарафыннан «МАРК» автоматлаштырылган мәгълүмати-китапханәләр системасында электрон каталог булдырылды. 2012 елда безнең локаль электрон каталог «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасына күчерелде һәм Татарстанның җыелма электрон китапханәләр каталогының бер өлешенә әйләнде. 2014 ел ахырында каталогта 46414 язма исәпләнә иде, ул ел саен 3000 нән артык яңа язма белән тулыландырыла.

Бүлек шәһәр халкыннан бушлай әдәбият кабул итә.

Бүлек белән Бильданова Әлфия Мөхәмәтнур кызы җитәкчелек итә.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.