СӘНГАТЬ СЕКТОРЫ

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать секторы 1978 елда ачыла. Бүлекне ачу педагогия институты, сәнгать училищесы һәм педагогия көллияте белән берлектә оештырыла. Озак та үтми Кече картиналар галереясы ачыла, анда сәнгать күргәзмәләре уздыру традициясе хәзерге көндә дә саклана. 2014 елда комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге составына кертелә.

Бүгенге көндә сектор – урта мәктәп укучылары, студентлар, махсус сәнгать, музыка мәктәпләрендә, сәнгать көллиятендә укучылар, шәһәрнең иҗади коллективлары һәм, гомумән, иҗади интеллигенциягә хезмәт күрсәтүче шәһәребездәге бердәнбер махсуслаштырылган бүлек.

Сәнгать секторында музыка һәм музыкантлар, танылган рәссам һәм артистларның иҗаты турында китап  һәм журналлар, белешмә бирүче басмалар, картиналар репродукциясе, ноталардан торган уникаль фонд тупланган. Традицион китаплардан тыш CD дискта китаплар, классик һәм заманча музыка, фольклор, балалар җырлары яздырылган дискларның зур тупланмасы бар. 2017 елга фондны 24811 китап тәшкил итә.

Кече картиналар галереясы эшен дәвам итә. Сәнгать мәктәбе укучылары, педагогия университеты һәм сәнгать училищесы студентлары, яшь һәм профессиональ рәссамнарның эшләреннән күргәзмәләр оештырыла.

2015 елдан әдәби-сәнгати салон үз эшен башлады. Анда Чаллының иң яхшы музыкантлары, рәссамнары, шагыйрьләре һәм язучылары җыела. Салон кысаларында ай саен берсеннән-берсе матур әдәби-музыкаль кичәләр уза.

DSC00960
DSC073
DSC070
DSC041
20171008_154526
02
01
04
5

Сектор эшчәнлегенең төп максаты – мәдәният һәм сәнгать, традицион һәм яңа мәгълүмати технологияләр буенча документлар фондын кулланып, укучыларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү.

Сәнгать секторы шәһәрнең социаль-мәдәни учреждениеләре һәм иҗади интеллигенциясе белән хезмәттәшлек итә.

Китапханәдә декоратив-гамәли иҗат буенча күпләгән мастер-класслар үткәрелә. Балалар өчен «Цветик-семицветик» түгәрәге, өлкәннәр өчен «Уютный дом» остаханәсе эшли.

 

Сәнгать секторы җитәкчесе – Гыйльметдинова Наилә Баграмовна.