Сәнгать бүлеге

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге 1978 елда ачыла. Бүлекне ачу педагогия институты, сәнгать училищесы һәм педагогия көллияте белән берлектә оештырыла. Озак та үтми Кече картиналар галереясы ачыла, анда сәнгать күргәзмәләре уздыру традициясе хәзерге көндә дә саклана. 
Бүгенге көндә ул – урта мәктәп укучылары, студентлар, махсус сәнгать, музыка мәктәпләрендә, сәнгать көллиятендә укучылар, шәһәрнең иҗади коллективлары һәм, гомумән, иҗади интеллигенциягә хезмәт күрсәтүче шәһәребездәге бердәнбер махсуслаштырылган бүлек.
Сәнгать бүлегендә музыка һәм музыкантлар, танылган рәссам һәм артистларның иҗаты турында китап һәм журналлар, белешмә бирүче басмалар, картиналар репродукциясе, ноталардан торган уникаль фонд тупланган. Традицион китаплардан тыш CD дискта китаплар, классик һәм заманча музыка, фольклор, балалар җырлары яздырылган дискларның зур тупланмасы бар. 2020 елга фондны 25 292 китап тәшкил итә.
Кече картиналар галереясы эшен дәвам итә. Сәнгать мәктәбе укучылары, педагогия университеты һәм сәнгать училищесы студентлары, яшь һәм профессиональ рәссамнарның эшләреннән күргәзмәләр оештырыла.
2015 елдан «Под сенью муз» әдәби-сәнгати салон (2022 елга программасы) үз эшен башлады. Анда Чаллының иң яхшы музыкантлары, рәссамнары, шагыйрьләре һәм язучылары җыела. Салон кысаларында ай саен берсеннән-берсе матур әдәби-музыкаль кичәләр уза.

DSC00960
DSC073
DSC070
DSC041
20171008_154526
00
02
01
04
5
выставка
обряды
Тамга

Бүлек эшчәнлегенең төп максаты – мәдәният һәм сәнгать, традицион һәм яңа мәгълүмати технологияләр буенча документлар фондын кулланып, укучыларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү.
Сәнгать бүлеге шәһәрнең социаль-мәдәни учреждениеләре һәм иҗади интеллигенциясе белән хезмәттәшлек итә.
Китапханәдә декоратив-гамәли иҗат буенча күпләгән мастер-класслар үткәрелә. Балалар өчен «Цветик-семицветик» түгәрәге, өлкәннәр өчен «Уютный дом» остаханәсе эшли.

Сәнгать бүлеге җитәкчесе – Гыйльметдинова Наилә Баграмовна.

 

ҮТКӘРЕЛГӘН ЧАРАЛАР

«Осталык баскычлары» күргәзмәсе (0+)

АРТ-проект (6+)

Рәссам Римма Сәлахованың рәсем күргәзмәсе (6+)

«Сәнгать белән әңгәмәләр. Автокаланың рәссам-укытучылары белән очрашулар»: АРТ-проект (6+)

Китапханәдә винил очрашу үтте (12+)

Язгы мастер-класслар (6+)

«Күңел хозурлыгы» күргәзмәсе (6+)

«Рәссамнар һәм архитекторлар белән дөнья тирәли»: арт-сәяхәт (12+)

Раштуа очрашулары (12+)

2022 ел

Бәйрәм рухына чумыгыз! (0+)

Полина Гагарина вернисажы (6+)

«Илдар Хановның асылташлары»: SMART-киңлек (12+)

Китапханә «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылды (0+)

«Гадәти нәрсәләр гадәти булмаганча» күргәзмәсе (0+)   

«Сәнгать төне» кысаларында китапханәнең төрле мәйданчыкларында мавыктыргыч чарала уздырылды (6+)

Иҗат студиясенең төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы (0+)

Абстракт рәсемнәр буенча әңгәмә-практикум (12+)

Китапханәдә Әбүзәр Габдрахмановның шәхси күргәзмәсе ачылды (6+)

Сәнгать бүлегендә «#АлгаЧаллы» челтәр акциясе узды (6+)

Зөлфия Кәбированың шәхси күргәзмәсе ачылды (0+)

«Илһам кайтавазы» күргәзмәсе ачылу (0+)

Китапханәдә «Легендар Таганка гастрольләре» китабын тәкъдир итү чарасы узды (12+)

Китапханәдә «Алма алмагачыннан» күргәзмәсе ачылды (0+)

Мастер-класслар марафоны (6+)

«Чәчәкләр аланы»: мастер-класс (6+)

«Без хәтерлибез»: мастер-класс (6+)

Дарья Смолинаның ямьле дөньясы (6+)

М. Цветаева шигырьләренә иллюстрацияләр (6+)

Этнофестивальдә чаллылылар ташлардан декоратив панно ясый алды (6+)

Язны каршылыйбыз! (6+)

Автограф. Валерий Ковшарев тупланмаларыннан (6+)

Көй-моң һәм шигърият аһәңдәшлеге (6+)

Гашыйклар көненә бүләк (0+)

Джексон Поллок иҗатының гадәти булмаган матурлыгы (6+)

Китапханәдә Раштуа очрашулары үтте (0+)

2021 ел

Рәсемнәрдә көй-моң: Кандинский абстракцияләре (6+)

Китапханәдә «Бар дөньяны буярмын» күргәзмәсе ачылды (12+)

Китапханәдә сәнгать төне (6+)

Супрематизм турында әңгәмә (6+)

Китапханәдә «Нинди матур бу дөнья!» күргәзмәсе ачылды (0+)

Китапханәдә «Әни сүзе» күргәзмәсе ачылды (6+)

Китапханәдә «Минем Чаллым» күргәзмәсе ачылды (6+)

Китапханәдә «Канатлар» күргәзмәсе ачылды (6+)

Китапханәдә каникуллар (6+)

Сугыш чоры балалары (6+)

«Чор ханымнары. Яраткан китап геройлары» күргәзмәсе (0+)

Китапханәдә «Дөньяви риваятьләр һәм әкиятләр» сәнгать күргәзмәсе ачылды (6+)

«Тукай әлифбасы. Мин үзем турында ни хәтерлим»: сәнгати-белем бирү проекты (12+)

Китапханәдә «Язгы аһәңнәр» күргәзмәсе ачылды (6+)

«Сәнгать һәм сугыш. Казан театрлары артистлары алгы сафта»: хәтер кичәсе (12+)

LIBRARY PLANET «Дөньяның иң яхшы китапханәләре». Дүртенче көн (12+)

«Кызыклы китапханә архитектурасы» мастер-классы. Дизайн-проектның өченче көне (6+)

«Киләчәк китапханәсен ясыйбыз» арт-киңлек. Икенче көн (12+)

«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү. Идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проекты. Беренче көн (18+)

Рәссамнарны күргәзмә ачылу белән тәбрикләргә сәнгать сөючеләр, дуслары һәм хезмәттәшләре килде (6+)

«Җәй җитәр…» күргәзмәсе ачылу тантанасы узды (6+)

«Игорь Грабарь. Тормыш. Сәнгать. Вакыт» сәнгать сәгате (6+)

«Музыкаль ринг» уены (12+)

«Гасырлар аша»: милли мәдәният сәгате (6+)

«Музыка – ул тормышның төрле чорларына кайтаручы эзләр»: кичә-портрет (12+)

Китапханәдә «Без бердәм» күргәзмәсе ачылды (12+)

Җырчы Ворония катнашында музыкаль-иҗади кичә (12+)

«Музыка турында ни беләсез?»: әңгәмә (12+)

Балалар ачышлары көне (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.