Кадерле дуслар!
Без сезнең белән китапханәдә генә түгел, Интернет челтәрендә дә аралаша алуыбызга бик шат. Без сайтыбыз аша иң яхшы балалар һәм яшүсмерләр китаплары, күренекле балалар язучылары турында яңалыклар белән уртаклаша һәм гаҗәеп әкият һәм тарихи истәлекләрнең серле дөньясын ача алабыз. Ә укылган китаплар турында сезнең фикерләрне ишетү безнең өчен бик мөһим. Үзегез яисә әти-әниегез белән бергә укыган, күңелегезгә кереп калган китаплар турында фикерләрегезне язып калдырсагыз, без бик рәхмәтле булыр идек. Һәм һәрвакыт истә тотыгыз – китапханәбезнең һәр хезмәткәре сезне үзебездә кунакта күрүенә шат булачак. Сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык, кадерле укучыларыбыз!
2015 ел башында шәһәр Үзәк китапханәсе каршында Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге барлыкка килә. Аның составына балалар секторы һәм яшүсмерләр секторы кертелә. Бүлекнең киң һәм уңайлы бүлмәсе һәр секторга караучы ике зонага бүленгән.
Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле яшьтәге бар кеше дә безнең укучыбыз була ала. Бүлекнең китап фонды укучылар өчен кирәкле теләсә кайсы мәгълүматны туплаган. Фондта классик, заманча дөнья һәм ватан әдәбияты, популяр басмалар һәм уку әсбаплары, белешмәлекләр бар. Берсеннән-берсе кызыклы балалар өчен китаплар хәтта иң тиктормасларны һәм аларның ата-аналарын үзенә җәлеп итәргә сәләтле. Китап укуга тарту һәм фондны популярлаштыру максатында, әдәби викториналар, телдән журналлар, язучылар белән очрашулар, уен программалары, шигырь укучылар бәйгеләре, фотобәйгеләр һәм башка күптөрле чаралар үткәрелә. Фонд китапларын ирекле сайлап алу мөмкинлеге китап укуны тагын да активлаштыра һәм гомумән китапханәгә карата уңай тәэсирләр тудыра. Әти-әниләре белән килгән балалар өчен гаилә белән уку залы ачылды. Монда нәниләр әти-әниләре китап сайлаган арада уйный, укый, рәсем ясый ала. Залда шулай ук гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләрне һәм уңай шартларны сакларга ярдәм итүче әдәбият тәкъдим ителә: болар – сәламәт тормыш рәвеше, ризык пешерү, балаларны тәрбияләү, психология, йорттагы интерьер һәм башкалар буенча китаплар. Без китапханәбездә сезне күрүебезгә бик шат! Без сезнең өчен эшлибез! Көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр. Җомга – ял көне.
ҮТКӘРЕЛГӘН ЧАРАЛАР «Әкият зирәклеккә бай»: әдәби викторина (0+) «Тормышны үзгәрткән 108 минут»: мәгълүмат сәгате (12+) «Компьютер уеннары: әйе һәм юк»: танып белү әңгәмәсе (12+) «Сандыктагы могҗизалар»: табышмаклар сәгате (0+) «Әдәби мафия»: рольле уен (12+) Цифрлы балачак куркынычсызлыгы (6+) «Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе»: китап күргәзмәсе (6+) |