Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге

kniga-i-chelovek-chitaet

chelovek-i-knigaКадерле дуслар!
Сезне Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе
сайтында сәламлибез.

 

 

Без сезнең белән китапханәдә генә түгел, Интернет челтәрендә дә аралаша алуыбызга бик шат.

Без сайтыбыз аша иң яхшы балалар һәм яшүсмерләр китаплары, күренекле балалар язучылары турында яңалыклар белән уртаклаша һәм гаҗәеп әкият һәм тарихи истәлекләрнең серле дөньясын ача алабыз.

Ә укылган китаплар турында сезнең фикерләрне ишетү безнең өчен бик мөһим. Үзегез яисә әти-әниегез белән бергә укыган, күңелегезгә кереп калган китаплар турында фикерләрегезне язып калдырсагыз, без бик рәхмәтле булыр идек.

Һәм һәрвакыт истә тотыгыз – китапханәбезнең һәр хезмәткәре сезне үзебездә кунакта күрүенә шат булачак.

Сезнең өчен ишекләребез һәрчак ачык, кадерле укучыларыбыз!

 

2015 ел башында шәһәр Үзәк китапханәсе каршында Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге барлыкка килә. Аның составына балалар секторы һәм яшүсмерләр секторы кертелә.

Бүлекнең киң һәм уңайлы бүлмәсе һәр секторга караучы ике зонага бүленгән.

фотоотдел1
фотоотдел2
фотоотдел3
фотоотдел4
фотоотдел5
фотоотдел12
фотоотдел6
фотоотдел13
фотоотдел7
фотоотдел14
фотоотдел8
фотоотдел9
фотоотдел10

Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле яшьтәге бар кеше дә безнең укучыбыз була ала.

Бүлекнең китап фонды укучылар өчен кирәкле теләсә кайсы мәгълүматны туплаган. Фондта классик, заманча дөнья һәм ватан әдәбияты, популяр басмалар һәм уку әсбаплары, белешмәлекләр бар. Берсеннән-берсе кызыклы балалар өчен китаплар хәтта иң тиктормасларны һәм аларның ата-аналарын үзенә җәлеп итәргә сәләтле.

Китап укуга тарту һәм фондны популярлаштыру максатында, әдәби викториналар, телдән журналлар, язучылар белән очрашулар, уен программалары, шигырь укучылар бәйгеләре, фотобәйгеләр һәм башка күптөрле чаралар үткәрелә.

vera-hamidullina-2
sam_0181
dsc_1967
dsc_0530
dsc_0001
tukay3

Фонд китапларын ирекле сайлап алу мөмкинлеге китап укуны тагын да активлаштыра һәм гомумән китапханәгә карата уңай тәэсирләр тудыра. Әти-әниләре белән килгән балалар өчен гаилә белән уку залы ачылды. Монда нәниләр әти-әниләре китап сайлаган арада уйный, укый, рәсем ясый ала. Залда шулай ук гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләрне һәм уңай шартларны сакларга ярдәм итүче әдәбият тәкъдим ителә: болар – сәламәт тормыш рәвеше, ризык пешерү, балаларны тәрбияләү, психология, йорттагы интерьер һәм башкалар буенча китаплар. Без китапханәбездә сезне күрүебезгә бик шат!

Без сезнең өчен эшлибез!                                                                                                  

Көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр.

Җомга – ял көне.

 

ҮТКӘРЕЛГӘН ЧАРАЛАР

«Әкият зирәклеккә бай»: әдәби викторина (0+)

«Йөрәгемдә минем Тукай»: әдәби сәгать (0+)

«Тормышны үзгәрткән 108 минут»: мәгълүмат сәгате (12+)

«Компьютер уеннары: әйе һәм юк»: танып белү әңгәмәсе (12+)

«Бертуган Стругацкийларның метафизикасы» китап күргәзмәсе (6+)

«Сандыктагы могҗизалар»: табышмаклар сәгате (0+)

«Әдәби мафия»: рольле уен (12+)

Цифрлы балачак куркынычсызлыгы (6+)

«Михаил Пришвинның табигать хәзинәсе»: китап күргәзмәсе (6+)

2022 ел

Беренче китаплар нинди булган? (0+)

«Агачлар – безнең дусларыбыз!»: экологик сәяхәт (6+)

«Әдәби юбилейлары дулкынында»: китап күргәзмәсе (6+)

 «Минем Ватаным – Россия»: патриотлык сәгате (6+)

«Китап патшалыгында» экскурсиясе (6+)

«Әкиятләр буенча сәяхәт»: уен программасы (6+)

Леди Баг белән күңелле каникуллар (6+)

«Тик-Ток кичә»: бию-күңел ачу программасы (6+)

«Уку утравындагы маҗаралар»: библиокешинг (6+)

«Соңгы каһарман»: квест-уен (6+)

«Бөек Болгар»: тарих сәгате (0+)

 «Без бергә чакта»: гаилә бәйрәме (6+)

 «Чернобыль һәлакәте – иң эре атом афәте!»: тарих сәгате (16+)

«Леди Баг белән күңелле каникуллар»: уен программасы (6+)

«Май чабу язны каршылый»: бәйрәм тарихына экскурс (0+)

«Хатын-кызга фатиха бирегез!»: слайд-әңгәмә (12+)

«Яз гүзәле»: әдәби уен (6+)

«Рыцарьлар турниры»: танып белү уен программасы (6+)

«Сталинград – 200 батырлык һәм ныклык көне»: батырлык сәгате (12+)

Куркынычсыз интернет киңлеге (18+)

Язмачылык дөньясына сәяхәт (0+)

2021 ел

Дейзи Медоус, «Дуслык урманы» сериясе (0+)

Гарри Поттерның тылсымлы дөньясында (6+)

Китап киштәсендәге N шәһәрчеге (0+)

«Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы»: шигъри нон-стоп (6+)

«Сугыш мәхшәре күптән узса да»: хәрби-тарихи квест (12+)

Җир – безнең уртак йортыбыз! (6+)

Китапханәдә йолдызлар клубы

Николай Рубцов иҗаты буенча шигъри нон-стоп (6+)+туры эфирның ВИДЕОЯЗМАСЫ

«Рус җиренең бөек улы» китап күргәзмәсе (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.