БАЛАЛАР СЕКТОРЫ

Балалар секторы 14 яшькәчә балаларга гына түгел, ә аларның әти-әниләре, балалар укуы, балалар әдәбияты, мәдәнияте һәм балалар өчен мәгълүмат мәсьәләләре белән шөгыльләнүче укытучылар, тәрбиячеләргә дә хезмәт күрсәтә. Секторның эшендә төп бурыч – китапка мәхәббәт тәрбияләү, укуга ихтыяҗ тудыру.

Балалар секторында абонемент һәм уку залы бар. Абонементта китапларны 10 көн срок белән өйгә алып торырга мөмкин.

Уку залында исә китапханәдә файдалы итеп вакыт уздыру өчен һәм иң гаҗәеп кызыклы китапларны укырга мөмкинлек тудырылган:
• матур төсле рәсемле китап-уенчыклар,
• китап-раскладушкалар,
• төрле ил халыклары әкиятләре,
• фантастика, маҗаралар,
• балалар детективлары,
• табышмак, мәкаль-әйтем, шигырь һәм хикәя җыентыклары,

• кызыксынучан балаларның сорауларына җавап бирүче китап серияләре,
• белешмә бирүче басмалар (мәсәлән, «Всё обо всём», «Я познаю мир», «Что есть что»),
• төрледән-төрле балалар өчен журналлар: «Юный эрудит», «Юный техник», «Мир техники для детей», «Левша», «Тошка», «Юный натуралист», «Костер», «Пионер», «Ухтышка», «Мурзилка», «Веселые картинки», «Розовый слон» һәм башкалар,
• ата-аналар һәм укытучылар өчен китаплар.

Балалар секторы китапханәчеләре мәгълүмат көннәре, интеллектуаль һәм танып белү уеннары, бәйгеләре, әдәби кичәләр, балалар бәйрәмнәре, кызыклы шәхесләр, шәһәребез язучылары белән очрашулар уздыра.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: