8 нче санлы балалар китапханәсе (ЗЯБ бистәсе, 15/18 йорты)

«ҮКС» МБУ 8 нче санлы китапханәнең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы:

Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Һ.Такташ ур., 42 нче йорт, 72 нче фатир;

Автобуста «8 нче мәктәп»; трамвай белән «Военкомат» тукталышына кадәр килергә.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел: (8552) 46-67-37
Е-mail: CBS_filial8@mail.ru

Без социаль челтәрдә
Слайд1
Слайд3
Слайд4
Слайд8
Слайд6
Слайд5
Слайд2
00

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 8 нче санлы филиалы 1970 елның 1 сентябрендә ачыла. Бу шәһәрдә икенче балалар китапханәсе була.  Беренче елны китапханә фондында 5587 китап исәпләнә. Китапханәгә 586 укучы языла.

Балалар китапханәсе – ул балалар өчен шатлык, әкият һәм бәйрәм чыганагы. Без әлегә укый-яза белми торган нәниләргә, яңа гына кулына беренче китабын алган балаларга, башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына, шулай ук, әти-әниләр һәм укытучылар өчен хезмәт күрсәтәбез.

в библиотеке
в библиотеке 2
Народные жемчужины
Экскурсия в библиотеку
Свои сказки – свои иллюстрации
Дружба – главное чудо
Добрый сказочник Англии
Выставка в Органном зале
Встреча в клубе выходного дня
Библиотека, книжка, я – вместе верные друзья
Библиотека ждет своих читателей
Акция книжный десант

Китапханәдә китап аша балаларның шәхси һәм җәмгыяти үсешен тәэмин итү өчен бөтен шартлар тудырылган.

Бүгенге көндә китапханә фондында балалар өчен  19 000 нән артык китап бар. Фонд даими рәвештә тулыландырып торыла. Ел саен китапханә 2400 дән артык укучыга хезмәт күрсәтә.

Китапханә хезмәткәрләре 4, 7, 8, 21 һәм 44 нче мәктәпләр һәм 19, 23 һәм 57 нче балалар бакчалары белән ныклы иҗади элемтәдә тора. Социаль партнерларыбыз: «Буревестник» яшүсмерләр клубы, «Тылсымлы буяулар» сәнгать студиясе.

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «В гостях у книги» («Китапта кунакта») дип исемләнгән ял көне клубы эшли. Балаларны укуга җәлеп итү өчен, китапханә «Иң алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы буенча эшли.

Первоклассный читатель 2
Первоклассный читатель
Первоклассный читатель 3
DSC_0008
программа5
программа3
программа
программа 4
программа 1

 Китапханә «Укыйбыз. Өйрәнәбез. Иҗат итәбез» программасы  буенча эш алып бара.

2015 елдан башлап 8 нче санлы китапханә белән Хәертдинова Ләйсән Дамировна җитәкчелек итә.