16 нчы санлы китапханә (Яңа шәһәр, 43/06 йорты)

«ҮКС» МБУнең 16 нчы санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы:
Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 37 нче йорт, 169, 170 нче фатирлар (Яңа шәһәр, 43/06)
(«Үзәк» тукталышы)

Эш тәртибе
Сентябрьдән майга кадәр китапханә түбәндәге тәртиптә эшли:
Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – якшәмбе.

Июньнән августка кадәр:
Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Ял көне – шимбә, якшәмбе.
Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 52-86-00
Е-mail: CBS_filial16@mail.ru

Без социаль челтәрдә

DSCN1264
DSCN0117
DSCN1267
DSCN1269
DSCN1800

16 нчы санлы китапханә 1982 елда ачыла. Ул Яңа шәһәрнең 12, 13, 14, 40, 41, 42, 43 мәхәлләләрендә яшәүче балаларга хезмәт күрсәтә. Китапханә фондын 30 меңнән артык китап тәшкил итә. Китапханә ел саен 60 исемдәге балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгып килүче вакытлы матбугатка языла.
Балаларны китап укуга тарту, дөнья һәм илебезнең әдәби мирасы белән таныштыру бездә автор проектлары һәм программалары буенча тормышка ашырыла:
«Белем баскычлары буйлап» программасы – «Мәктәпкәчә яшьтәге бала китапханәдә» республика бәйгесе лауреаты.
«Россия – ул без!», «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» – бу программалар сайлаучыларның гражданлык-хокукый культурасын үстерү буенча республика бәйгесендә билгеләп үтелде.
«Укыгыз: укырга вакыт!» проекты «Давыдовский» Мәскәү халыкара театр фестиваленең «Ел ачышы»  номинациясендә һәм традицион эш формалары, кулланучылар белән массакүләм, индивидуаль эш методларында яңача иҗади якын килү элементларын куллану буенча «Иҗади эзләнү» республика конкурсында лауреат булды.
«Сәламәтлеккә китап аша!» – яңа проект, темасы һәрвакыт актуаль, ул сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып, яңа комплекслы һәм интерактив эш формаларын эзләү, рус һәм татар язучыларының нәфис әсәрләре нигезендә балаларда һәм яшүсмерләрдә сәламәтлек культурасы турында төшенчәне киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча эшли. Китапханәдә алдынгы тәҗрибә кертү өчен тәкъдим ителгән.
«Тылсымлы сәнгать дөньясы» – яңа программаның төп максаты: укучыларны сәнгать әсәрләрендә чагылдырылучы дөньяви һәм милли рухи кыйммәтләргә тарту.
«Табигатькә дус бул» – программаның төп юнәлеше – кулланучыларның әйләнә-тирә мохиткә карата экологик аңын, фикер йөртүен һәм әхлакый мөнәсәбәтен формалаштыру.
«Китап һәм укучы: кара-каршы!» – урта яшьтәге мәктәп балалары өчен программа. Максаты – яшүсмерләрне сыйфатлы, аңлап укуга тарту, заманча чит ил һәм илебез әдәбиятына кызыксынуларын формалаштыру.
«Ярый. Ярамый. Кирәк!»– программа яшүсмерләрнең хокукый аңын һәм хокукый культурасын формалаштыра.
Китапханәдә ике клуб эшли: «Бала һәм китап» һәм «Садко».
2015 елның 28 апрелендә яшүсмерләр өчен «Безнең вакыт» патриотик, гражданлык-хокуклары буенча мәгълүмат үзәген ачу тантанасы булды.

Китапханәнең бүләкләре:
2012 ел – танылган язучы Ирина Агапованың «Серебряный котел дури» пьесасы буенча уздырылган чара өчен «Давыдовский» II Мәскәү халыкара театр фестиваленең «Ел ачышы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

2013 ел – муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектына теләктәшлек йөзеннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булды.

2013 ел – хәзерге заман язучыларының иң яхшы әсәрләрен алга җибәрү буенча «Укыгыз: укырга вакыт» проекты өчен «Иҗади эзләнү» иҗади бәйгесе лауреатының ТР Мәдәният министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

2015 ел – «Мин укыйм, син укыйсың, бөтен Чаллым укый!» акциясе өчен китап укуга тарту буенча иң яхшы китапханә акциясенә Республика бәйгесендә 1 нче урын яулаган өчен диплом белән бүләкләнде.

Китапханәнең программалар, проектлар һәм башка эшләре 46 нчы мәктәп, 78 нче Пушкин исемендәге лицей, 76 нчы гимназия,  «Подросток» балалар һәм яшүсмерләр берләшмәсе, Үзәк районның башкарма комитеты каршындагы «Вега» һәм «Твоя позиция» шәһәр клублары белән тыгыз хезмәттәшлек аша башкарыла.

Китапханә җитәкчесе: Цимболенко Марина Викторовна

Үткәрелгән чаралар

«…Бар дусларга Һиндстан турында сөйлим, гаҗәеп ил Һиндстан…»: һинд мәдәнияте сәгате (12+)

«Һөнәри компас- 2023»: һөнәри юнәлеш сәгате (12+)

«Космос чакыра!»: иҗади остаханә (0+)

«Кояш патшалыгында, космик дәүләттә»: мәгълүмат сәгате (6+)

«Гаҗәеп ил китапханә» экскурсиясе (0+)

«Әкияткә кунакка»: әдәби уен (0+)

«Кулларга эш – йөрәккә шатлык»: танып белү сәгате (6+)

«Укытучы китап битләрендә»: әдәби сәяхәт (0+)

«Табигатьче бабай серләре»: экологик уен (6+)

«Армиябез геройлары»: уен-викторина (0+)

Туган тел үзенчә бөек (6+)

«Көчле армия – көчле Россия»: патриотлык сәгате (12+)

«Дошман тылында көрәш»: тарих сәгате (12+)

«Серле пәрәвез: интернет ресурслары»: танып белү сәгате (6+)

«Интернет лабиринтлары буйлап»: уен-сәяхәт (6+)

«Федор Шаляпин – таныш һәм таныш түгел»: кичә-портрет (12+)

 «Бөек сугышның бөек көрәше»: тарихи хәтер сәгате (12+)

«Блокада көн артыннан көн»: тарих сәгате (12+)

«Константин Ушинскийның әкият дәресләре» (6+)

«Тормыш уты белән янучы кыл»: әдәби-музыкаль кичә (12+)

Халык бәйрәмнәре калейдоскобы (6+)

«Куллар тудырган гүзәллек»: арт-сәгать (12+)

2022 ел

«Яңа ел могҗизалары»: иҗади остаханә (0+)

«Яңа елны ничек каршы алалар»: Яңа ел сәяхәте (6+)

Батырлык һәм дан сәгате (12+)

«Татарстан – минем Республикам»: танып белү сәгате (6+)

«Әни – ул тормыш дигән сүз»: әдәби-музыкаль композиция (6+)

«Язмышым каласы»: Чаллыга багышлана…»: тарихи-туган якны өйрәнү экскурсиясе (12+)

«Ныклы дуслык…»: әңгәмә-уен (6+)

«Зәвык сөюче нәниләргә этикет кагыйдәләре турында»: әңгәмә (6+)

«Безне берләштерүче көн!»: патриотик агарту сәгате (6+)

«Цветаева көзе»: әдәби-музыкаль композиция (12+)

«Их, шул зарарлы гадәтләрне, алар белән бәйләнешмәгез» (6+)

«Иң яхшы әкиятләр»: әдәби сәяхәт (6+)

 «Сәламәтлекнең сере нидә?»: телдән журнал (6+)

«Чүпрәк курчакта кунакта»: телдән журнал (6+) 

«Үткәннәр битләрен ачып»: танып белү сәгате (6+)

«Феялар җирендә, ягъни мәңгелек көз иле – Ирландиягә сәяхәт»: ирланд мәдәнияте сәгате (12+)

Китапханә галиҗәнаплары! Укучы галиҗәнаплары! (6+)

«Диңгез – ул башка галәм…»: әдәби сәяхәт (6+)

«Туган ягым, республикам минем!»: патриотик акция (0+)

«Китаплардан үзеңә гөлләмә җый»: китапханә акциясе (0+)

«Җәй – гаҗәеп чор, балалар, сезне әкият көтә!»: әдәби-уен программасы (6+)

«Борынгы риваятьләр»: турнир-викторина (6+)

«Дуслык һәм яхшылык утравы»: бәйге-танып белү программасы (6+)

Гасырлар акылы хакимлегендә (0+)

Ал байракны күтәрәбез (12+)  

«Изге хәтер»: тарих сәгате (0+)

«Солдат сыман басып тора герой-шәһәрләр»: дан һәм шөһрәт сәгате (12+)

«Кырыс көннәр бөркетләре»: батырлык сәгате (6+)

«Могҗизалар иле»: әдәби сәяхәт (6+)

«Без планета өчен җаваплы»: экологик уен (6+)

«Дания патшалыгының бөек әкиятчесе»: әдәби уен (6+)

«Япония: сихри һәм серле»: япон мәдәнияте сәгате (12+)

 «Славян курчагы дөньясында»: үткәннәргә экскурс (12+)

 «Йолдызларга барып җиткән «Акчарлак»: телдән журнал (12+)

 «Алга, йолдызларга!» танып белү-иҗади сәгате (0+)

«Минем дустым – журнал»: күзәтү (6+)

«Китап буйлап сәяхәт»: китапханә дәресе (6+)

«Әкият геройларын кем яхшырак белә?»: әдәби уен (6+)

 «Яз, мәхәббәт, Италия һәм матурлык»: романтик уку көне (12+)

«Май чабу бәйрәме»: танып белү сәгате (6+)

«Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш»: танып белү уены (6+)

 «Безнең йортның «туганнары» күпме»: әңгәмә (6+)

«Интернетта балалар. Челтәр әхлагы»: мәгълүмат сәгате (6+)

«Сталинградның 200 көне һәм төне»: тарихи хәтер сәгате (12+)

«Россиянең йөрәге – Алтын боҗра»: китапханә сәфәре (12+)

«Шишкин рәсемнәрендә Россия, аның көч-кодрәте»: арт-сәгать (12+)

«Россия» корабы штурвалы артында»: тарих дәресе (12+)

Әкиятләр дөньясына сәяхәт (0+)

«Шигырьләрдә кыш»: шигъри акция (0+)

2021 ел

«Кышкы китап манарасы»: уен-викторина (0+)

«Бергә атлау күңелле»: танып белү сәгате (6+)

«Бу безнең җир, бу безнең тарих»: туган якны өйрәнү дәресе (12+)

Татар халык авыз иҗаты (6+)

Яшь эрудитлар ярышы (6+)

«Безгә якты дөнья ямен һәм җылылык бүләк итүче турында»: әдәби-музыкаль сәгать (6+)

«Сөекле әниемә багышлана…»: шигъри акция (6+)

Без Татарстан Республикасында яшибез (6+)

«Күпкырлы шәхес Достоевский»: әдәби сәяхәт (12+)

Нәни геройларның олуг шагыйре (6+)

«Толерантлык: төрле дөньялар»: аралашу сәгате (12+)

Көз, без сине көтеп алабыз (6+)

Яшь ата-аналар өчен консультация (18+)

«Туган тел хәзинәләре» акциясе (6+)

«Әдәби вакциналаштыру» акциясе (12+)

«Китап ничек туа» әңгәмәсе (6+)

«Елмай, пенсионер! Сезгә елмаю килешә!» акциясе (12+)

«Без бу дөньяны сакларбыз, табигатькә яхшы мөнәсәбәттә булырбыз»: экосәгать (12+)

Гаиләдәге сихри җылылык (6+)

«Хокук дәресләре – тормыш дәресләре»: хокук сәгате (12+)

«Дуслык күпере»: уен программасы (6+)

«Таныш булыгыз, монда китаплар яши»: театральләштерелгән экскурсия (0+)

Тамчы бөртегенең сәяхәтләр көне (6+)

Җәйге китапханә аланында фольклор (6+)

Мин Пушкинга кунакка ашыгам (6+)

«Асфальтта җәйне ясыйбыз» акциясе (6+)

«Афәрин, китапханә!»: Ачык ишекләр көне (0+)

«Хәтер юллары» акциясе (0+)

Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел булу уңаеннан (6+)

«Иртәгә кирәкле булыр өчен, бүген кайда укырга керергә»: һөнәри юнәлеш сәгате (12+)

«Безнең өй. Артык берни дә юк»: экологик әңгәмә (6+)

Китапханәдә язгы каникуллар (6+)

Француз язучысы Даниэль Пеннакның «Собака Пёс» китабы буенча фикер алышу (12+)

«Йөрәк тибешедәй шигъриятне беркем юкка чыгара алмый»: шигъри акция (0+)

Дарья Доцукның «Поход к двум водопадам» китабы буенча фикер алышу (12+)

«Фольклор калейдоскобы»: телдән журнал (6+) +ВИДЕО

«Безнең солдатларга киртәләр юк» квест-уены (12+)

Һәркемгә ул үз нәрсә (6+)

«Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң, бәлагә юлыкмассың!»: танып белү уены (6+)

«Блокадалы Ленинград елъязмасы»: батырлык дәресе (12+)

«Әдәби геройлар аш бүлмәсе»: әдәби-кулинар күзәтү (12+)

«Тешләр иленә файдалы сәяхәт»: әңгәмә (0+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: