14 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 49/16 йорты)

«ҮКС» МБУнең 14 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә пр., 87 нче йорт (Яңа шәһәр, 49/16 йорты)

(«Домостроителей» тукталышы)

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.:(8552) 56-28-25
Е-mail: CBS_filial14@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә
14ф2
14 ф1
14 фил
14 ф
14 ф.

1980 елда Яңа шәһәрнең 48/03 йортында яңа балалар китапханәсе ачыла. Ул 120 һәм 121 нче фатирларда урнаша. Китапханәдә, нигездә, башка филиаллардан җыелган иске китаплар булуына карамастан, микрорайон кешеләре әлеге вакыйгага бик шат була. Аларның өметләре аклана.  Тиздән китапханә китап уку, вакытлы матбугат белән танышу урыны гына түгел, ә чып-чынлап мәдәни-агарту үзәгенә әйләнә. Анда язучылар, шәһәребезнең танылган шәхесләре, белән очрашулар, актуаль темаларны яктырткан күптөрле чаралар уза. Төрле елларда китапханәбездә кунакта язучылар Н.Мадъяров, З.Гомәрова, М.Газизов, М.Сафин, С. Шәвәлиева, Р.Бәшәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, атказанган мәдәният хезмәткәрләре була.

2002 елда китапханә 49/16 адресы буенча башка бинага күченә. 20 март көнне китапханәне ачу тантанасында язучы-туган якны өйрәнүче М.Сафин, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Д.М.Галләмова катнаша.

Китапханә 32, 34, 43, 87 нче мәктәпләр, балалар сәнгать мәктәбе, 10, 12, 73 нче балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә.  Фондта 21 484 данә китап исәпләнә.

Китапханәдә 2 клуб эшли: мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм әти-әниләре өчен  «Книжана һәм аның дуслары» клубы, башлангыч сыйныф укучылары өчен  «Оранжевый квадрат»  иҗади-танып белү клубы.

Нәфис әдәбиятны пропагандалау, классик язучыларның әсәрләрен һәм фольклорны өйрәнү, хәзерге заман язучыларының яңа әсәрләре белән таныштыру өчен китапханәдә тематик кичәләр, иртәләр, укучылар конференцияләре, электрон презентацияләр тәкъдим ителә.

Филиал микрорайонның инвалидлары һәм инвалид балалары белән озак еллар буе нәтиҗәле эш алып барганы өчен мактау грамоталары, микрорайонда китапханә хезмәте күрсәтү эшен иң яхшы итеп оештырганы өчен Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының дипломнары, балаларны һәм яшүсмерләрне рухи-әхлакый, патриотик яктан тәрбияләү буенча нәтиҗәле эше өчен ТР Хәрби комиссариатының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Китапханәнең җитәкчесе: Третьякова Елена Владимировна.

Үткәрелгән чаралар

«Бар заманнар һәм халыклар мөгаллиме: Януш Корчак» (12+)

Халыкара Җир көне – чиста су, җир һәм һава бәйрәме (0+)

«Илдар Юзеевның төрле төсле шигърияте илендә» (12+)

«Шәмнәр сүнмәсен»: хәтер сәгате (12+)

«Табиб Айболит мәктәбе»: танып белү-уен программасы (0+)

«Мин сәламәт булырга телим – мине дә өйрәтсеннәр»: танып белү-сәламәтләндерү программасы (0+)

«Үзеңне сакла – микроблар турында барысын да бел!»: танып белү сәгате (6+)

Габдулла Тукай иҗаты буенча әдәби кичә (12+)

«Күк йөзендә салават күпере елмая»: әдәби сәяхәт (6+)

«Кешеләргә шатлык өләшәбез»: җырлар авторы, шагыйрь Юрий Энтин белән танышу (0+)

«Планета буйлап китап атлый» (0+)

«Нәүрүз – ямьле яз бәйрәме» (0+)

«Бу сәер әкиятче безнең арада яшәде…»: әдәби сәгать (12+)

«Шигырьләрдән – салават күпере»: хәтер кичәсе (12+)

Нәҗип Мадьяровның гаҗәеп шигырьләре илендә (12+)

Ихтыяр көче сыгылмас кеше (12+)

«Мартта күркәм бер көн бар!»: бәйрәм-уен сәгате (6+)

Туган җир җырчысы (6+)

«Баюн варислары»: танып белү-уен программасы (6+)

«Илдар Юзеевның төрле төсле шигърияте илендә» (12+)

«Шәмнәр сүнмәсен»: хәтер сәгате (12+)

«Вася Куролесов белән гадәти булмаган маҗаралар»: әдәби сәгать (6+)

Дөнья могҗиза көтә… (12+)

2022 ел

Җылы сүзләр белән бер-беребезне җылытыйк (6+)

«Алмагач та бәхетле иде…» (6+)

«Күк йөзендә торналар оча»: шигърият бәйрәме (12+)

Язучы, журналист, тәрҗемәче, галим… (12+)

Яшәргә ярдәм итүче китаплар! (6+)

Баюн варислары (6+)

Китапханәдә – ком анимациясе! (6+)

Курчак театры китапханәдә кунакта! (6+)

Көзге яфрак сәяхәте (6+)

Китапханәдә – ком анимациясе! (6+)

Китап чатыры астында (6+)

Өметнең соңгы яфрагы… (12+)

Борчуларсыз дөнья (12+)

Абдулла Алиш – безнең иң яхшы дус (0+)

Туган як – таныш һәм таныш түгел (6+)

Әкият җилләре каян исә? (6+)

Без хәтерлибез.. (12+)

Конфет ашадыңмы – кәгазен ташлама, аны файдалы эштә куллан! (6+)

Ут эчендә туган матбугат (12+)

Барысы да гаиләдән башлана (12+)

Гаилә традицияләре сандыгы (0+)

Безнең яраткан Пушкин (6+)

«Җир йөзендәге барлык балалар нәрсә турында хыяллана?»: балачак бәйрәме (0+)

Солдат батырлыгы даны мәңге сүнмәс (0+)

Балаларга сугыш турында укыйбыз (0+)

Без хәтерлибез! Без горурланабыз! (12+)

«Өлкәннәр белән бер сафта дошманга каршы»: искә алу дәресе (12+)

Кырлай урманнарыннан килгән кунак (0+) 

Табигатьнең матурлыгын саклыйк! (0+)

Яшәсен хуш исле сабын! (6+)

Тукай исемле йолдыз (12+)

 «Кеше һәм Галәм»: интерактив сәгать (6+)

Һәркемнең күңелендә яшәүче акчарлак (12+)

Рәхмәтемне җырлар аша җиткерәм (12+)

«Гаилә белән уку: балаларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү»: семинар (18+)

Әкияттә кунакта (12+)

Йомшак тәпиле агент (6+)

«Миңа тормыш бүләк итүче»: әдәби-музыкаль композиция (12+)

Әфганстан  –  күңел ярасы (12+)

Икмәк-тоздан да яхшысы юк… (6+)

Бөек Петр кечкенә чакта (6+)

Куркынычсыз Рунетка багышланган мәгълүмат сәгате (6+)

«Блокада икмәге» Бөтенроссия хәтер акциясе (6+)

«Камалышта калган шәһәрне онытмыйбыз»: хәтер кичәсе (12+)

Разил Вәлиев – халык шагыйре (6+)

Могҗизалар илендә Алиса эзләреннән (6+)

«Көмеш кыңгырау»лы балачак (6+)

Рус киез итеге бәйрәме (0+) 

2021 ел

Һәркемнең үз утравы (6+)

Әниләр безне саклаган сыман, без дә аларны кадерлик! (6+)

Россия кече Ватаннан башлана (6+)

Татар язучылары исемнәре Чаллы урамнары атамаларында (12+)

Интернетта сак бул (6+)

Һәр балачакның үз карашы (12+)

Евгений Чарушин белән бергә табигать дөньясына сәяхәт (6+)

Чаллы язучылары – балаларга (6+)

 «Сине каян эзләргә икәнен мин беләм»: китапханә дәресе (6+)

Туган якка мәхәббәт белән (12+)

Тормышыңның кадерен бел! (12+)

С.Я. Маршакта кунакта (6+)

Икмәккә – мәңгелек хөрмәт (0+)

Хәзерге заман язучыларын укыйбыз (12+) 

Борис Заходерның могҗизаи дөньясы (6+)

«Папирустан заманча китапларга кадәр»: тарихи экскурс (6+)

«Террорчылык – җәмгыятькә янау»: мәгълүмат сәгате (12+)

Туган ягыңны бел һәм ярат (6+)

Дуслык һәм игелек бәйрәме (6+)

Пушкин иҗатының үлемсезлеге (6+)

«Кояш баеганны карагыз, кешеләр!»: иҗади очрашу (6+)

Рус халык уенчыкларының гаҗәеп дөньясы (6+)

Бөек шагыйрьне искә алып (6+)

Гагарин чоры (6+)

Балалар китабы бәйрәме (6+)

Тылсымлы бию дөньясы (6+)

«Яңгыравык шигъри тамчылар» әдәби марафоны (6+)

Туган якны өйрәнүче язучы Мансур Сафин белән очрашу кичәсе (6+)

«Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасын тәкъдим итү (6+)

«Фольклорның алтын бизәкләре» мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне (0+)

Яшь китап сөючеләр өчен кышкы күңел ачулар (6+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: