11 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 7/13 йорты)
Сезне интернет битебездә сәламлибез!«ҮКС» МБУнең 11 нче санлы китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Октябрьнең 60 еллыгы бульвары, 5 нче йорт, 109 нчы фатир (Яңа шәһәр, 7/13 йорт) Эш тәртибе: Июньнән августка кадәр: Тел.: (8552) 58-55-11
Сез ничек уйлыйсыз, 11 нче санлы китапханәгә ничә яшь? Сезгә «сер»не ачабыз: аның яше инде балалар яшеннән узган – 40 елдан артык! Күңел яшь булганда, еллар саны комачаулыймы соң? Балалар китапханәсе яшь китап сөючеләр өчен үз ишекләрен 1976 елда ача. Безнең китапханә – һәрвакыт яшь, даими үзгәрештә, үсештә, үз укучыларына нинди дә булса яңа нәрсәләр тәкъдим итә ул. Шул ук вакытта – үз байлыгын һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклаучы да. Кызыклы тарихка, бай үткәне булган, әмма киләчәккә омтылучы китапханә. Чөнки китапханәнең төп укучылары – балалар. Ә балалар – ул киләчәк дигән сүз! Безнең китапханәдә ике бүлек – абонемент һәм уку залы. Китапханәгә килеп керүгә син абонементка килеп эләгәсең – монда теләсә кайсы китапны өйдә уку өчен алырга һәм матур китап күргәзмәләре белән танышырга мөмкин. Абонементта өлкәннәр дә укый – алар арасында ата-аналар, укытучылар, китапханәчеләр. Абонементта табигать, сәяхәт, үсемлек һәм хайваннар, туган як һәм башка илләр тарихлары турында кирәкле материалларны табарга була. Матур әдәбиятның зур фонды тупланган: «Детский детектив», «Волшебные истории о зверятах», «Любимые книги девочек», «Любимое чтение» серияләрендәге мавыктыргыч китаплар; фэнтези, маҗара, балалар классик әдәбияты жанрында «серле китаплар». Монда Россия һәм чит ил авторларының иң яхшы китаплары җыелган. Тематик китап күргәзмәләре кызыклы әсәрләр сайлап алырга ярдәм итәчәк. Тагын берничә адым үтеп, син уку залына килеп керәсең. Монда дөньядагы барлык нәрсәләр – табигать, космос, техника һ.б. турында иң яңа һәм кызыклы энциклопедияләр саклана. Алар ярдәмендә син теләсә кайсы мәктәп биремен – инша, доклад, язма һ.б. җиңеп чыга алачаксың. Өй эшен башкарып чыккач, син уку залында яхшы итеп ял да итәргә – теләсә кайсы китапны укырга, матур рәсемле журналлар карарга, рәсем ясарга яки дусларың белән өстәл уеннары уйнарга мөмкин булуын күрерсең. Уку залы китапханәчесе сиңа кирәкле тема буенча иң яхшы китапларны табарга ярдәм итәр. Билгеле инде, без укучыларыбыз белән горурланабыз! Алар – бик акыллы һәм иҗади балалар, күп укыйлар һәм кызыксынучаннар. Ел саен без узып баручы елда аеруча күп китап укыган, бәйгеләрдә катнашкан һәм иҗат эшләре белән уртаклашкан иң яхшы укучыларны сайлап алабыз. Балалар китапханәсе укучылары Россия һәм республика бәйгеләрендә актив катнаша.
Китапханә күрсәтә торган хезмәтләр Балалар китапханәсендә укучы балалар: Өлкән укучылар: Балалар китапханәсе ике китапханә проекты буенча эшли: – «Без сайлаган юллар» – 12-14 яшьлек яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча проект. 2020 елда китапханәдә «ЛУЧ» (Лучшее Увлечение – Чтение) яшүсмерләр клубы үз эшен башлап җибәрде. Клубның программасы ИСТӘ ТОТЫГЫЗ! ЯРАМЫЙ – яздырмыйча китапханә китабын яки журналын алып китәргә, китапны куллану вакытын бозарга, җәмәгать урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозарга. ЯРЫЙ – китапханәнең китап фондын, белешмә-библиографик аппаратны, алфавит һәм систематик каталогларны кулланырга, китапханәчедән консультация алырга, китапханә документларының күчермәсен алырга. Кадерле дуслар! Һәркем үз йолдызын ала алсын өчен, үз максатына омтылырга, хыялланырга һәм аны тормышка ашырырга тырышырга тиеш, ә китап бу эштә тугры ярдәмче булыр! Нәниләр, уеннар уйнап һәм күңел ачып, әкренләп китапларны яратырга өйрәнәчәк, өлкән сыйныф укучыларына китапханә укуга һәм буш вакытын файдалы итеп уздыруда ярдәмче булачак, өлкән укучы барлык төр өлкәләр буенча үзенә кирәкле мәгълүматны таба алачак. Кадерле укучылар! Балалар китапханәсе дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00 дан 18:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 9:00 дан 17:00 сәгатькә кадәр эшли. Якшәмбе – ял көне.
Үткәрелгән чаралар «С.В. Михалков дөньясы»: әдәби уен (0+) Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме: история большой дружбы» романы буенча әдәби сәгать (12+) «Китап Патшабикәсендә кунакта»: уен-экскурсия (6+) «Милли мәдәниятләрнең салават күпере»: этнографик квест (12+) «Китап белән каникуллар»: танып белү-уен программасы (6+) «Һәр кеше үтәргә тиешле кагыйдәләр»: этикет-класс (12+) «Китапханә – китаплар яши торган йорт» экскурсиясе (6+) «Без дүрт аяклы дусларыбыз өчен җаваплы»: әдәби сәгать (6+) |