5 нче санлы китапханә (Сидоровка, С-30А йорты)

«ҮКС» МБУ 5 нче санлы китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Гвардейская ур., 9 нчы йорт.  («Автостанция» тукталышы).

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 70-77-45
Е-mail: library_5@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә

5 нче санлы китапханә 1975 елда ачыла һәм Сидоровка бистәсендә урнашкан була. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – тарихи-туган якны өйрәнү белемнәрен популярлаштыру, балалар һәм яшүсмерләрнең китап уку күнекмәләрен пропагандалаштыру, гражданлык, толерантлык, патриотик хисләр, хокук культурасы һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруны тәрбияләү,

Китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен хезмәт күрсәтүче ике сектордан тора. Китап укучыларга аерым хезмәт күрсәтү оештырылган.

Китапханәнең фондында 28000 документ исәптә: олы яшьтәге укучылар өчен белем, популяр әдәбият, рус һәм чит ил классикасы, газеталар һәм журналлар тәкъдим ителә. Балалар һәм яшүсмерләр өчен мәктәп программасы буенча, сыйныфтан тыш уку өчен китаплар, төрле популяр басмалар бар. Уку залында белешмә әдәбият белән танышырга мөмкин.

Китапханә хезмәтләре китап тапшыру белән генә төгәлләнми, «ҮКС» МБУ тәкъдим иткән түләүле хезмәт күрсәтүләр дә каралган. Укучыларны китапханәгә тарту һәм китапны пропагандалау максатыннан, бик күп массакүләм чаралар уздырыла, китап күргәзмәләре оештырыла. Без үткәрә торган чаралар китапханәнең хезмәт күрсәтү зонасында урнашкан балалар бакчаларында ихтыяҗ зур. Социаль партнерлар булып 9 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе, 3 нче һәм 58 нче балалар бакчалары тора.

5 нче санлы китапханә Сидоровка һәм Сувар бистәсендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Китапханәнең җитәкчесе: Морозова Надежда Николаевна.