22 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 54/23 йорты)

«ҮКС» МБУнең 22 нче санлы китапханәсе НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 54/23 йорты (48 нче мәктәп бинасы, керү юлы аерым, 4 нче кат)

Безгә килү өчен Мәскәү проспекты буенча автобус яисә трамвайда «Ак мәчет» тукталышына яки М.Вахитов проспекты буенча «Балалар бакчалары» тукталышына кадәр барырга.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы көне.

Е-mail: CBS_filial22@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә

22 нче санлы китапханә ишекләрен тәүге тапкыр 1981 елда «Камгэсэнергострой» профсоюз берләшмәсенең 4 нче филиалы буларак ача. Ул Яңа шәһәрнең 46, 47 нче микрорайоннарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.  1990 елда әлеге китапханә Үзәкләштерелгән китапханәләр системасына тапшырыла һәм 2010 елда олылар һәм балалар бүлекләре берләштерелгәннән соң, 22 нче санлы җәмәгать китапханәсенә әйләнә. 2012 елда китапханәгә модельле статусы бирелә.

Китапханә берничә юнәлештә эш алып бара: патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияләү; балаларга һәм яшүсмерләргә хокуклар һәм вазифалар турында мәгълүмат бирү; сәламәт тормыш рәвеше белән кызыксындыруны формалаштыру, балалар һәм яшүсмерләр даирәсендә алкоголизмны, наркоманияне кисәтү; тарихи-туган якны өйрәнү буенча белемнәрне пропагандалау, милли мәдәният һәм әдәбиятка тарту. Эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе – кулланучыларны белем һәм үзбелемнәрен ныгыту өчен мәгълүматның төрле төрләре белән тәэмин итү.

Моның өчен китапханә фондында универсаль һәм төрле өлкәләргә караган энциклопедияләр, аңлатмалы һәм телара сүзлекләр, туган якны өйрәнү белешмәлекләре, төрле категория кешеләргә укуда, белем алуда һәм үсештә ярдәм итәрлек китаплар бар. Китапханә фондын 46 меңнән артык китап, газета һәм журнал тәшкил итә. Шуларның яртысы 14 яшькәчә балалар өчен әдәбият.

Китапханә 48 нче урта мәктәп, 61 нче гимназия, 62 нче «Весняночка», 65 нче «Машенька» балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Аның төп укучылары – 1, 2, 53, 54 нче микрорайоннарда яшәүчеләр.

ЯҢА ӘДӘБИЯТ

ЯҢА КИТАПЛАР – ЯҢА ТӘЭСИРЛӘР

Китапханә белән 2012 елдан бирле Цимболенко Марина Викторовна җитәкчелек итә.