13 нче санлы китапханә (Яңа шәһәр, 25/21 йорты)

«ҮКС» МБУнең 13 нче санлы китапханәсенең НИГЕЗЛӘМӘСЕ

Адресы: 

Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 12 нче йорт (Яңа шәһәр, 25/21 йорты);

Автобус һәм трамвайда «25 нче мәхәллә» тукталышына кадәр килергә.

Эш тәртибе:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Шимбә – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – якшәмбе.

Июнь-август айларында китапханә җәйге расписание буенча эшли:

Дүшәмбе-җомга – 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Ял көне – шимбә, якшәмбе.

Санитар көн – һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе.

Тел.: (8552) 56-36-40
Е-mail: CBS_filial13@mail.ru

 

Без социаль челтәрдә

13 нче санлы китапханә 1978 елның сентябрендә үз ишекләрен ача. Ул Татарстан ур., 12 нче йорт, 146 һәм 148 нче фатирлар адресы буенча торак йортның беренче катында урнаша.
Шул вакыт эчендә китапханәнең китап фонды 4607 дән 27 300 данәгә кадәр үсте. 
Китапханәгә килүчеләр саны 22 меңнән артып китте.  
13 нче санлы китапханә 22, 23, 24, 25, 26, 48, 49, 50, 51, 63, 64, 65 мәхәллә, Боровецкое шәхси секторында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. 

Китапханә төрле яшь төркемнәре укучылары арасында актив эш алып бара. 
Ул үз эшен шәһәрнең гомумбелем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән  яраклаштыра:

– 27, 33, 42 нче урта гомумбелем бирү, 32 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү белән урта гомумбелем бирү мәктәпләре, Чаллының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 68 нче һәм 87 нче санлы мәктәпләре;

– танып белү-сөйләм юнәлешендә үсеш буенча эшчәнлек алып баручы 72 нче «Антошка» балалар бакчасы, 110 нчы «Курочка Ряба» һәм 54 нче «Искорка» балалар бакчалары;

– һөнәри белем бирү учреждениеләре: Чаллы политехника көллияте, Чаллы педагогия көллияте;

– Автозавод районы Башкарма комитеты администрациясе;

– «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе.

Китапханәнең җитәкчесе – Кляпышева Елена Николаевна.

Китапханә әдәбиятны өйгә бирү абонементы, уку залы һәм 14 яшькәчә балалар өчен әдәбият бирү кафедрасыннан тора.

Абонемент – китапларны билгеле бер вакытка алып торырга мөмкин булган бүлек. Ул 14 яшьтән өлкәнрәкләргә хезмәт күрсәтә.

Өйгә нинди китаплар алырга була?

1. Матур әдәбият 
Рус, совет һәм чит ил классикасы әсәрләре, хәзерге заман авторлары китаплары, һәм шулай ук татар язучыларының татар әдәбияты китапханәнең алтын фондын тәшкил итә. 
Детективлар, хатын-кыз романнары, тарихи проза, фантастика, фэнтези сезне көтә!

2. Тармак әдәбияты
Алгебра, физика, химия, биология, техника, төзелеш, кул эше, медицина, тарих, педагогика, әдәбият белеме, спорт, философия, дин һәм психология киң ассортиментта тәкъдим ителә.

3. Чит телдә әдәбият: инглиз, француз һәм немец телләрендә. Испан, итальян, грек, япон телләре буенча өйрәтүче материаллар.

4. Татар һәм рус телләрендә Татарстан, республиканың шәһәр һәм районнары, Чаллы шәһәре оешмалары һәм күрнекле урыннары турында китаплар.

Уку залы барлык яшь төркемнәре укучыларына хезмәт күрсәтә.

Белешмә һәм уку, төрле тармаклар буенча әдәбият күп тәкъдим ителә. 
Фондта:
– 25 томлык «Зур Россия Энциклопедия»се;

– популяр «100 бөек» сериясе – танылган шәхесләр һәм даһи кешеләрнең күренекле иҗат әсәрләре, иң гаҗәеп күренешләр һәм табигать серләре, бөек тарихи һәм мәдәни вакыйгаларның уникаль энциклопедияләре;

– Кыскача медицина энциклопедиясе 3 томда;

– Күренекле кешеләр тормышы сериясе (ЖЗЛ -Жизнь замечательных людей);

– Чаллы шәһәре энциклопедиясе;

– Татар энциклопедиясе 6 томда;

– Чаллы шәһәре, КамАЗ заводы турында әдәбият.

Укучылар мәктәп дәресе өчен бирем башкара ала; реферат, курс яки диплом эше язу өчен уку-укыту һәм фәнни-популяр әдәбият табарга мөмкин.
Уку залының үзенчәлеге – рус һәм татар телләрендә чыгучы вакытлы матбугат басмалары фонды.
Китапханә 23 исемдәге журнал һәм 7 исемдәге газета яздырып ала. 
Уку залында «Караван историй», «Физкультура и Спорт», «Чудеса и приключения», «Татарстан», «Казань», «Идел», «Аргументы и Факты» журнал һәм газеталарының яңа саннарын укырга яки өйгә алырга мөмкин.

Уку залы төрле чаралар уздыру урыны буларак та хезмәт итә. 

14 яшькәчә балаларга әдәбият бирү кафедрасында китаплар 10 көнгә тапшырыла.

Монда балалар мәктәп программасы буенча белемнәрен киңәйтеп кенә калмый, ә сыйныфтан тыш уку өчен, заманча һәм популяр әдәбият китаплары да таба ала. 
«Том и Джерри» комикслары, «Мир Техники», «Непоседа» журналлары кече мәктәп яшендәге балалар арасында бик популяр. 

Ата-аналар укый белүче һәм белмәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китаплар, шулай ук төнгә балаларга уку өчен төрле әкиятләр таба ала.

Китапханә күрсәтә торган хезмәтләр:

электрон каталог (ТР муниципаль китапханәләренең җыелма Электрон каталогында документлар эзләү);
– китапларны куллану вакытын озынайту. Озынайту ысуллары: библиотека-челны.рф сайтында, 56-36-40 телефоны аша һәм ВК социаль челтәрендә http://vk.com/chelny.library13;
– өйгә китаплар китерү (кирәк булганда: пенсионерларга һәм инвалидларга өйләренә алып килү);
– китапларны эзләү һәм китапханәдә бармы-юкмы икәне турында мәгълүмат бирү, консультатив ярдәм күрсәтү;
– балалар һәм өлкәннәр өчен түләүле һәм түләүсез чаралар уздыру;
– компьютер-күчермә һәм күбәйткеч хезмәте күрсәтү: компьютерда текст җыю, документ текстын төзәтү, текстны кәгазьгә бастырып чыгару, күчермә ясау, сканлаштыру.

КИТАПХАНӘБЕЗГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Без сезне яратабыз һәм көтәбез!

Үткәрелгән чаралар

«Г. Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында»: әдәби калейдоскоп (6+)

«Һәйкәл, мин сине беләм»: виртуаль сәяхәт (6+)

«Бар җәнлек балаларының әнисе»: кызыклы автор сәгате (0+)

Интернетка бәйлелек – хәзерге заман җәмгыяте проблемасы (12+)

«Сергей Михалков – күренекле балалар әдәбияты классигы»: шигъри тәнәфес (6+)

«Рус сөйләме галиҗәнапләре – Сүзлек»: китапханә сәгате (6+)

«Илебез геройлары турында мин дә, син дә белергә тиешбез»: әдәби-патриотик сәгать (12+)

«Китапханәгә рәхим итегез!»: экскурсия-чакыру (6+)

«Интернетның нинди куркынычы бар: ул безгә кирәкме, юкмы»: китапханә дуэле (6+)

«Монда солдатлар үлем белән күзгә-күз очрашты»: хәтер сәгате (12+)

«Китап белән үс, нәни укучы» (0+)

Ленинградның батырлыгы һәм ныклыгы (12+)

«Болар барысы да – китапханә!»: танышу экскурсиясе (12+)

2022 ел

«Кече ватан – мәдәният, милләт»: фольклор кичәсе (12+)    

«Кышкы күңел ачулар»: танып белү-уен сәгате (6+)

«Матур әкияткә чакырабыз»: әдәби сәяхәт (6+)

«Яңа ел гномы»: мастер-класс (6+)

«Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа»: әдәби кичә (12+)

«Cәламәт булу – МОДА!» акциясе (12+)

«Без төрле, әмма без барыбыз да тигез»: мәгълүмат көне (0+)

«Сәламәтлек иленә сәяхәт»: әдәби уен (6+)

«Җәяүлеләр фәне»: интеллектуаль уен (6+)

«Юбиляр китапны таны»: әдәби уен (6+)

«Россия байрагы – дәүләт символы»: телдән журнал (12+)

Китапханә. Китап. Укучы (6+)

«А. П. Чехов – кичә, бүген, иртәгә»: әдәби кичә (12+)

«Алтын чор бәйрәме»: аралашу көне (18+)

«Сәламәтлек турында китаплар»: әдәби-спорт сәгате (0+)

«Без террорчылыкка каршы! Без ТЫНЫЧЛЫК яклы!»: фикерләшү сәгате (12+)

«Туган шәһәрнең яраткан урыннары»: виртуаль экскурсия (6+)

«Әдәби каникуллар»: мультимедиалы квест-уен (6+)

«Бөтен Россия хәтерендә саклый»: күргәзмә (6+)

Пушкин әкиятләренә сәяхәт (6+) 

«Татарстан халкының мәдәни мирасы һәм гаилә кыйммәтләре»: гаилә көне (6+)

Вакыт агымында китапханә (6+)       

13 нче санлы китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясендә катнашты (6+)

«Зарарлы гадәтләргә катгый – ЮК!»: китапханә кроссы (12+)

Халыкара гаилә көненә уку марафоны (6+)

«Җиңү битләре. Хәтерлибез. Горурланабыз»: әдәби-музыкаль кичә (6+)

«Туган ягым – зур Ватанның бер кисәге»: мәгълүмат сәгате (12+)

 «Тыюлыклар төбәге: бел, ярат һәм сакла»: әдәби-экологик сәяхәт (6+)

«Григорий Остер киңәшләре»: әдәби уен (6+)

«Йөрәк биеклегендәге шигърият»: очрашу кичәсе (12+)

«Әгәр яшьлек белсә…»: укучылар конференциясе (12+)

«Китап карнавалы»: әдәби бәйрәм (6+)

«Шигъри мәйданчык!»: әдәби-шигъри турнир (12+)

«Туган телдә укыйбыз»: әдәби укулар (12+)

«Петр I: шәхес һәм чор»: әдәби-тарихи сәгать (12+)      

«Тормышта үз юлыңны тап»: телдән журнал (12+)

«Батыр  үлсә  дә, исеме кала»: әдәби кичә (6+)

Халык сәнгате – иҗат чыганагы (18+)

Куркынычсыз Рунет атналыгы (6+)

Дөньяны үзгәрткән китаплар (12+)

«Минем турында закон һәм закон турында миңа»: хокукый диалог (12+)

Мин сезгә китапханә турында сөйләрмен ( 6+)

2021 ел

«Әкият һәм могҗизалар илендә»: фольклор сәгате (6+)

Әдәби-танып белү сәяхәте (6+)

Кызыклы китаплар сезне көтә, балалар (6+)

«Геройлар үлемсез»: батырлык сәгате (12+) 

«Мәдәният – халык күңеле»: татар мәдәнияте көне (12+)

Сергей Довлатовның 80 еллыгына әдәби кунакханә (12+)

«Җырларда язмышлар»: иҗади очрашу (12+)

 Яшьләр хокук мөнбәре (12+)

«Бүген тормыш рәвеше – иртәгә сәламәтлек һәм уңышлар»: әдәби-спорт сәгате (12+)

Д. А. Гранинның «Мой лейтенант» китабын тәкъдир итү (18+)

«Без толерантлык яклы»: фикер алышу кичәсе (12+)       

«Бөек серләр ачыла безгә…»: китап бәйрәме (6+)

«Чаллым минем, Чаллы»: виртуаль сәяхәт (12+)

«Син һәрчак йөрәгемдә, Татарстаным!»: туган якны өйрәнү квесты (12+)

Ишегалды бәйрәмнәребез (6+)

Малай чакка сугыш үтеп керде (6+)

Җәй эчендә дөнья могҗизалары турында белерсең (6+)

1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларга багышлана (12+)

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап  (6+)

«Йолдызларга юл»: китапханә сәгате (12+)

Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел булуны бәйрәм итү кысаларында (12+)

Яшеллеккә төренгән кала  (12+)       

«Китап һәм яраткан герой турында»: фикер алышу (12+)

«Аны онытырга мөмкин түгел»: очрашу кичәсе (12+)

Шәһәремне тудырган һөнәрләр (12+)

«Фән һәм заманча технологияләр: кызыклы фактлар»: мәгълүмати досье  (12+)

Көлкеле һәм гаҗәеп маҗаралар авторы (6+)

Барлык балаларның яраткан китаплары (6+)

«Сайра, сайра, илһам кошым» китап күргәзмәсе (6+)

«Армия сафларында – егетләр»: очрашу кичәсе (6+)

Ватанны саклаучылар көненә багышлана (6+)

Рус шагыйре Н.М.Рубцов иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция (12+)

«Матур, төрле мәсьәләләрне күтәрүче һәм бәхәс тудыручы китаплар турында» видео-күзәтү (12+)

«Сталинград – сугышның ялкынлы адресы»: батырлык сәгате (12+)

«Яшьләр һәм хокук»: хокуклар турында әңгәмә (12+)

Яраткан китап белән селфи (0+)

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: