Мастер-класслар

Хөрмәтле укучыларыбыз! Шәһәр Үзәк китапханәсе Сезне төрле юнәлештәге мастер-классларга чакыра: скрапбукинг, квиллинг, ком анимациясе, декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗаты… Бу үзеңнең иҗади сәләтеңне ачарга, үзеңне чын рәссам итеп хис итәргә һәм хыялларыңны тормышка ашырырга менә дигән бер мөмкинлек!

Сезне кызыклы чаралар һәм мавыктыргыч мастер-класслар көтә! Рәхим итегез!

1. «ЯМЬЛЕ ЙОРТ» («УЮТНЫЙ ДОМ») ОЛЫЛАР ӨЧЕН СӘНГАТЬ ИҖАТЫ ОСТАХАНӘСЕ!

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлегендә «Ямьле йорт» («Уютный дом») исемле олылар өчен сәнгать иҗаты остаханәсе ачылды! Безгә килеп, Сез үз кулларыгыз белән үзегезне дә, якыннарыгызны да куандырырлык кабатланмас һәм кызыклы кул эшләре ясый аласыз. Алар Сезнең өегезне тагын да ямьләндереп җибәрер, матурлык һәм җылылык өстәр. Үз кулларыгыз белән ясалган әйберләр интерьерны тулыландырыр һәм Сезнең үзенчәлегегезне күрсәтер. Безнең кызыклы мастер-классларга килеп, Сез декоратив-гамәли һәм сәнгать иҗатының яңа төрләрен үзләштерә алырсыз. Рәхим итегез!

2022 ЕЛГА ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2. 6-12 ЯШЬЛЕК БАЛАЛАР ӨЧЕН «ЦВЕТИК-СЕМИЦВЕТИК» ИҖАТ ТҮГӘРӘГЕ

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлегендә 6-12 яшьлек балалар өчен «Цветик-семицветик» исемле иҗат түгәрәге ачылды. Монда балалар мавыктыргыч ачышлар дөньясына кереп чума һәм иҗади җиңүләрнең кадерле мизгелләре белән ләззәтләнә ала. Бала иҗаты олыларныкыннан үзенең үзенчәлеге, гадәти булмавы һәм, шул ук вакытта, гадилеге белән аерылып тора. Бала гади материаллар: буяулар, пластилин, төсле кәгазьләр, картон һ.б. кулланып кабатланмас иҗат әсәре тудыру сәләтенә ия.  Сез дә сабыегызны безгә алып килеп, аның өчен иҗат итү мөмкинлеге тудыра аласыз! Көтеп калабыз.

Мастер-классларны сәнгать белеме булган укытучы алып бара.

Алдан язылу өчен телефон 8-917-271-27-47 (Сәнгать бүлеге секторы мөдире Наилә Баграмовна).

2022 ЕЛГА ТҮГӘРӘКНЕҢ ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Мастер-класслар шәһәр Үзәк китапханәсендә Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча үткәрелә.

Катнашу өчен җитәкче аша алдан язылырга кирәк

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.