Шәһәр үзәк китапханәсе буенча театральләштерелгән экскурсияләргә чакырабыз

Шәһәребезнең иң зур китапханәсе мәктәп сыйныфларын һәм балалар бакчалары төркемнәрен үзендә кунакка көтеп кала! Экскурсия вакытында китапханәдә булган күптөрле китаплар, альбомнар, ноталар, журналлар дөньясы белән очрашырсыз, Китап Галиҗәнаплары хакимлек иткән зирәклек һәм иҗат хөкем сөрүче серле дәүләткә килеп керерсез!

Экскурсияләрне уздыру вакыты: дүшәмбе-шимбә көннәрендә 10.30 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр.

Экскурсиянең дәвамлылыгы: 40 минут-1 сәгать.

Бәясе: бер кешегә 30 сум (төркемдә кеше саны 25 тән артмаска тиеш).

Экскурсиягә ничек язылырга:

1. Телефон аша: 8(8552) 70-12-52 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр)

2. Электрон почта аша: cbs-do@mail.ru (хатның темасын «Экскурсиягә язылу» дип күрсәтергә).

Экскурсияләр турында фикерләр