Рубрика «Ветераны библиотечного дела»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз-депутатларының «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк проекты эшли башлавы турында хәбәр итә.
Төбәк мәгълүмат проекты Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру буенча чара оештыруга юнәлдерелгән. 

Проектны тормышка ашыруның нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасының күренекле хатын-кызлары турында китап нәшер ителәчәк һәм документаль фильм төшереләчәк, шулай ук алга таба Дәүләт һәм ТР муниципаль архивларына, ТР белем бирү учреждениеләренә тапшырылачак электрон җыентык чыгарылачак һ.б.

Проектның НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«КИТАПХАНӘ ЭШЕ ВЕТЕРАННАРЫ» СӘХИФӘСЕ

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» Төбәк проектына кушыла.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә сезнең игътибарга Чаллы шәһәренең Татарстан Республикасы китапханә эше үсешенә зур өлеш керткән ҮКС китапханәчеләрен тәкъдим итәбез. 

⚡Гафарова Люция Әмир кызы шәһәр үзәк китапханәсенең беренче директоры. 
⚡Галләмова Дания Мәннан кызы 1979 елдан шәһәрнең ҮКС эшен җитәкли. 
⚡Гайнуллина Венера Марсил кызы 1992 елдан башлап Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшли, ә 2007 елдан «ҮКС» МБУ директоры вазифасына билгеләнә. 
⚡Хәмидуллина Роза Галимулла кызы –  шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее мөдире, «Ләйсән» шәһәр әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2012), шигырьләр, хикәяләр яза.
⚡Нигъмәтуллина Айсылу Мөдәрис кызы 1974 елдан башлап Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшли. Ул үз укучылары өчен өлкән иптәш, абруйлы киңәшче, яхшы әңгәмәдәшче була.
⚡Юстус Галина Давидовна Чаллының «ҮКС» МБУсендә 1995 елдан бирле эшли. 2013 елдан «ҮКС» МБУнең директор урынбасары вазифасын башкара.
⚡Фомина Александра Михайловна шәһәр ҮКСында 1970 елдан 1 нче санлы китапханәнең өлкән китапханәчесе булып эшләде.
⚡Зиновьева Лилия Григорьевна 6 нчы санлы китапханәнең өлкән китапханәчесе булып эшләде. Үзенең эшчәнлеген 1960 елда авыл китапханәсе мөдире буларак башлый.
⚡Коренева Таисия Антоновна шәһәр үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып эшли. ҮКСында 1975 елда китапханәче вазифасында эшли башлый.
⚡Горохова Лилия Александровна 6 нчы санлы китапханә белән җитәкчелек итте, ҮКС да 1975 елдан бирле эшли. 
⚡Нурлыгаянова Әлфия Миргазиян кызы 13 нче санлы китапханә белән җитәкчелек итте, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 1976 елдан бирле эшләде.
⚡Григорьева Клавдия Ивановна ҮКС да 1975 елдан эшләде. 1980 елдан әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеген җитәкләде.  
⚡Солтанова Мәгъфүрә Ганиева ҮКС да 1972 елдан эшли башлады. 1976 елдан әдәбиятны туплау бүлегендә өлкән редактор булып эшләде. 
⚡Хрущ Александра Григорьевна 1972 елдан ҮКС да башта китапханәче, аннан китапханә мөдире булып эшләдеи. Үзенең намуслы хезмәте белән яшь белгечләргә һәрвакыт үрнәк булды. 
⚡Минһаҗева Рәмзия Хаҗиевна ҮКС да 1977 елдан балалар белән эш буенча директор урынбасары булып эшләде. Оста оештыручы сәләте, принципиальлек, абруе аңа шәһәр китапханәләре белән уңышлы җитәкчелек итәргә мөмкинлек бирде.  

 

 

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ХАТЫН-КЫЗ ИСЕМНӘРЕ»: КИТАПХАНӘНЕҢ ВИДЕОКОНТЕНТЫ

Сәхифә төрле елларда бөтен ил буенча һәм хәтта аннан читтә исемнәре танылган ТР хатын-кызларына багышлана. Татарстан хатын-кызларының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видеоязмалар эштә иң кызыклы материал булачак.

КИТАП ЭЧЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗ ЯЗМЫШЫ

 

Поделиться: