«Исәнме, урамым минем!» Виртуаль экскурсия (0+)
11 октябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә 49 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шәһәребез урамнары буйлап виртуаль экскурсиядә булды һәм Чаллының үзләре яраткан почмакларын танып куанды. Алып баручының Тынычлык, Муса Җәлил проспектлары, Шамил Усманов, Татарстан урамнары турында сөйләве балаларда кызыксыну уятты, аңа өстәмә буларак күрсәтелгән «Боровецкое авылының җиде могҗизасы» видеоролигы нәни кунакларны тагын да тәэсирләндерде, ә «Бу урам кайда, бу йорт кайда» викторинасы шәһәребезнең күренекле урыннары турында яхшырак белергә ярдәм итте. «Нәни җәяүле», «Автобуста», «Ярый яки ярамый» уеннарында балалар урамда һәм транспортта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте. Чара азагында балалар шәһәр һәм анда яшәүчеләргә «шәһәр картаймасын», «урамнар һәм ишегаллары чиста булсын», «агачлар зур булып үссен», «барысы да дус булсын» дигән теләкләр теләде. Тәрбияче һәпм китапханәче апалары аларны хуплады. Ә иң мөһиме, бу теләкләр тормышка ашып кына калмасын, ә балалар күңелендә һәм акылында мәңге булсын. Чөнки киләчәкнең язмышы нәкъ менә алардан, яшь буыннан тора. Чара Боровецк бульвары буйлап йөрү белән тәмамланды. |