Театр атналыгы ябылу (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә Мельпомена хөрмәтенә җиде көнлек бәйрәм итүләр тәмамланды.
20190217_143307
20190217_155046
20190217_132327
20190217_152356
20190217_152659
20190217_122614
20190217_114509
20190216_113738
Атналыкның соңгы көнендә сәнгать бүлегенең кече картиналар галереясында шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Батырлар үлми, каһарманлык гасырлар буе яши» арт-проекты кысаларында күргәзмә ачылды. Әлеге проектның оештыручысы – 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сәгыйдә Сираҗиева. «Алтынчәч» дип исемләнгән экспозициядә М.Җәлил либреттосына Н.Җиһанов операсы буенча ясалган 13 эш урнаштырылган иде. Шагыйрьнең әдәби тексты  нигезендә татар халык фольклоры, «Джик Мерген» эпик әсәре, «Алтынчәч» һәм «Алтын каләм» әкиятләре ята.
Вернисажга кунак булып рәссам Мәдияр Хаҗиев, проектның кураторы Риат Мөхәммәтдинов, шагыйрь Мансур Сафин, 1 нче санлы Балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова һәм башка сәнгать әһелләре килде. Күргәзмәне уздыруда күрсәтелгән ярдәм өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
10 нчы мәктәп укучылары Муса Җәлил шигырьләрен башкарды. Сәнгать көллияте укытучысы Вера Зиһаншина һәм аның укучысы Ләйлә Сөләймановадан музыкаль бүләк буларак татар җырлары яңгырады.
Шушы ук көнне «Цветик-семицветик» түгәрәгендә «Үз кулларым белән курчак театры» исемле мастер-класс узды. Балалар «Колобок» әкияте геройларын рәсемгә төшерде, алардан агач таякларда басып торучы курчаклар ясап, спектакль уйнады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: