Яшь театр белгечләре драматургия классикларының серен ачты (16+)

30 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең уку залында «Театр нәрсәдән башлана» исемле тарихи-әдәби уен узды. Уен Россиядә Театр елына һәм рус драматурглары иҗатына багышлана.

rbt
rbt
IMG_20191030_152536
IMG_20191030_154459

Чарада 7, 30, 38 нче мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары һәм Яр Чаллы медицина көллияте студентлары катнашты. Уен барышында балалар рус драматургиясе классиклары иҗаты буенча сорауларга җавап бирде. Командалар үзләренең әдәбият өлкәсендәге белемнәрен генә түгел, ә рәсемле сорауларга җавап биреп, фикерләү дәрәҗәсен дә күрсәтә алды. Иҗади сәләтләрен исә балалар өйдә башкарылган эшләре аша ачып бирде. Аларның берсеннән-берсе кызыклы, креатив видеороликларын жюри әгъзалары бәяләде.

Уен нәтиҗәләре буенча I урынны 7 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы яулады, II урынны 30 нчы мәктәп алды, ә III урынны 38 нче мәктәп һәм Медицина көллияте командалары бүлеште.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез! Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: