«И газиз туган телем» Әдәби сәгать (12+)
9
Гыйнвар 2020
Пәнҗешәмбе
9 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «И газиз туган телем» исемле әдәби сәгать узды. Чара башында китапханәче балаларга әлеге әһәмиятле көннең тарихын сөйләде. «Туган тел – бөек хәзинә» презентациясен карап, балалар планетабызның күптеллелеге, халыклар тормышында телнең әһәмиятле урын алып торуы турында белде. Чара барышында укучылар викторина сорауларына җавап бирде, танылган рус мәкальләрен дәвам итте, фразеологизмнарның мәгънәсен аңлатты. Шулай ук рус шагыйрьләренең туган тел турында шигырьләрен укыдылар, хәрефләр җыелмасыннан лингвистик терминнар төзеделәр. Чара азагында илебез халыклары һәм аларның телләре турындагы китапларга күзәтү ясалды. |