Язучы, әкиятче Сания Шәвәлиева белән очрашу (0+)

20 ноябрь көнне 12 нче китапханә 61 нче «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен язучы, драматург, әкиятче, күп китаплар авторы Сания Шәвәлиева белән очрашу уздырды.

1
2
6
5
4
3

Китапханәче язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Сания Шәвәлиева – бик кызыклы әңгәмәдәшче. Ул балаларга үзе, китаплары, иҗаты, гаиләсе турында сөйләде. Һәр китабына аерым тукталып, аның язылу тарихын бәян итте, әсәрләренә геройлар табу серләре белән уртаклашты. Нәни китап сөючеләр язучының «Колаклы ишекләр» дип аталган аудиоәкиятен тыңладылар. С.Шәвәлиева балаларга кызыклы уеннар да уйнатты. Алар, үз чиратында, бик матур итеп чыгышлар ясады, язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Очрашудан рухи азык алып, балалар да, тәрбиячеләр дә күңелле тәэсирләр белән таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: