Язны каршылыйбыз! (0+)

14 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кояшлы яз, кил тизрәк!» исемле чара узды.

IMG_20190321_100541
IMG_20190321_104717
IMG_20190321_101944
IMG_20190321_104650
IMG_20190321_095031

Кояшлы матур көннәрнең берсендә балалар искиткеч ямьле ел фасылы яз хакында кызыклы мәгълүматлар алды, яз турындагы  халык сынамышлары, әкиятләр белән танышты. Булачак китап укучылар берсен-берсе уздырып, язгы табышмакларга җавап тапты, «Язгы сынамышлар» викторинасында, «Кошны тавышыннан таны» уенында катнашты. Язучы Фәнис Яруллинның «Яз кайда кышлый?» исемле хикәясеннән алар язның беркем дә белмәгән гаҗәеп матур утрауда кышны уздыруы турында белде. Бу балалар өчен серле бер ачыш булды. Әмма язны безгә тизрәк кире кайтару өчен нишләргә соң? Балалар моның өчен яз турында шигырьләр укыды, кышкы бураннарны, җилне куып җибәрер өчен «тавышлы оркестр» оештырды, Т.Кирюшатованың язны эзләп урманга киткән Дарья исемле кыз турындагы  «Мартинички» хикәясен игътибар белән тыңлады. Язны «чакыру» йоласының алыштыргысыз атрибуты булган курчакларны «мартиничка» дип атыйлар. Курчакларны парлап бәйлиләр: ак җепләр белән – узып баручы кыш символы, кызыл җеп белән бәйләү яз һәм кояш символын аңлата. Хикәяне укыганнан соң, балалар өчен әлеге курчакларны ясау буенча мастер-класс уздырылды.

Чара азагында балалар үзләре ясаган курчакларны балалар бакчасы территориясендәге агач ботакларына элде.

«Яз сулышы» исемле күргәзмәдә нәни китап сөючеләр өчен әлеге күркәм ел фасылына багышланган кызыклы китаплар тәкъдим ителде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: