Халык шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу (18+)

Шушы якта безнең эзләр калсын,

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шул туфракта язсын яшәргә.

Чаллы шәһәренең 12 нче санлы китапханәсендә һәрбер татарның күңелендә урын алган әлеге шигъри юллар авторы, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе, Халык шагыйрәсе Клара Булатова белән ихлас, гамьле очрашу узды. Табигате белән гади, җор телле шагыйрә белән аралашу өчен каләм ияләре, китап укучылар, шигърият сөючеләр килгән иде.

8
5
6
7
2
3
4
1

Китапханәдәге очрашу шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырлар белән үрелеп барды, бихисап күп хатирәләр, матур истәлекләр яңартылды биредә.  Һәрбер чыгыш ясаучы Клара Булатованың иҗаты, шәхесе алдында баш иеп, рәхмәтен һәм олы хөрмәтен белдерде.

Клара Булатованың биш дистәдән артык китабы бар. Шагыйрәнең шигьри җыентыклары киштәләрдә генә калмыйча, укучылар кулына, иң мөһиме, йөрәгенә барып җитә һәм шагыйрәнең иҗатын гомерле итә. Якты, саф чишмә кебек бәреп чыккан талант иясе ул – Клара Булатова. Заман үзгәрсә дә үзгәрми торган, күңел кылларын тибрәтерлек шигырьләр язучы, үз тавышы булган шагыйрә.

Аның әсәрләре хис-кичерешләргә бик бай, алардан, гүя, моң сирпелә. Шуңа да композиторларыбыз Клара Булатованың күп кенә шигырьләрен көйгә салдылар. «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Якын дустың барын онытма», «Кыңгырау чәчәкләре» һәм башка җырлары халык күңелендә уелып калган. Аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып тыңлый һәм җырлый.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: