Китапханәдә татар авторлары белән очрашу (18+)
27
Август 2019
Сишәмбе
27 август көнне шәһәр Үзәк китапханәсе укучылары Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән аралаша алды. Очрашуга кунак булып Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, шагыйрьләр Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Зөлфия Нигъмановалар килгән иде. Әлеге чара Татарстан Республикасы көненә багышланды. Авторлар үзләренең иҗат юлы, китаплары, иҗади эшчәнлекләрендә туган телнең роле турында сөйләде һәм тормышларыннан кызыклы һәм гадәти булмаган хәлләр белән уртаклашты. Каләм әһелләре республика, туган якка багышланган әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укыды.
|