«Ягез әле, егетләр!» Хәрби-патриотик уен (18+)

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, 11 февраль көнне 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Ягез әле, егетләр!» дип аталган хәрби-патриотик уен үткәрде.

600
603
601
604

Китапханәче бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аның гореф-гадәтләре белән таныштырды. Программаның төп өлеше төрле бәйгеләрдән торды. Көчләрен, тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен сынау өчен, катнашучыларга «Төз атучы», «Поход» һәм «Армия өйрәнүләре» дигән бәйгеләр тәкъдим ителде. Шулай ук алар Россиянең Кораллы көчләре белән бәйле сорауларга җавап бирде. Чарада солдатлар һәм армиягә багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара азагында җиңүчеләр бүләкләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: